Ак мәчет мәдрәсәсе һәм “Тәрбия” үзәге эшчәнлеге белән танышу
9 август көнне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе әгъзасы Азат Гайнутдинов һәм Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Абульханов шәһәребездә кунакта булып киттеләр. Үзләренең сәфәрендә алар Ак мәчет мәдрәсәсе белән “Тәрбия” үзәге эшчәнлеге һәм Җәмигъ мәчете төзелеше белән таныштылар.