“Хәлең ничек, мәхәллә”

25 ноябрь көнне шәһәребезнең “Хәләл үзәк” сәүдә йортында мәчет хезмәткәрләре өчен “Хәлең ничек, мәхәллә?” дип аталган мәҗлес булып үтте. Аны “ГЭС мәхәлләсе” мәчете имам-хатыйбы Габдерәшит хәзрәт Коръән укып һәм “Утыз Имәни” мәчете имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт дога кылып башлап җибәрделәр. Әлеге чарага шулай ук “Минем Пәйгамбәрем” исемле видеороликлар һәм “Пәйгамбәрем шәҗәрәсе” дип аталган рәсемнәр конкурсларында катнашучылар да чакырылганнар иде. Чараның беренче өлешендә шушы бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Беренче урыннарны яулаган катнашучылар исемлеге:

“Пәйгамбәрем шәҗәрәсе” конкурсында җиңүчеләр

1 – Әхмәтшин Йосыф
2 – Усманова Розалия Уел кызы
3 – Нугманова Эльвина

Иң сәнгатьле эш – Шарипова Сөембикә
Үзенчәлекле һәм заманча итеп эшләнгән эшләр:

  • Мусифулин Нурислам
  • Әүхәдиева Мәликә
  • Әхмхтшина Һаҗәр
  • Фатыхов Нурислам
  • Яруллина Ясминә Ленар кызы
  • Самигуллин Алмаз Динаис улы

“Минем Пәйгамбәрем” видеороликлар конкурсынды җиңүчеләр
1 – “Утыз Имәни” мәхәлләсе
2 – “Нур-Ихлас” мәчете шәректләре
3 – Нугмановлар гаиләсе

Конкурсларда катнашкан, ләкин беренчелекне яулый алмаган кешеләр дә бүләксез калмады. Аларның барысына да “Хәләл үзәк” директоры тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Мәҗлеснең икенче яртысында мәчетләр эшчәнлеге турында фикер алышу булды. Аның барышында мәчет кизүләренә аерым кием, мәчетләрдә кирәкле сорауларга тиз җавап табып булган кечкенә китапханәләр, килгән халык белән сөйләшу скриптлары кертергә кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин дини сораулар белән килгән кешеләрне мәчет имамнарына җибәрергә кушты. Шулай ук “Чишмә” һәм “Ихлас” мәчетләре имамнары җыелган халыкны үзләренең еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Чара дәвамында катнашучылар тәмле пылау һәм чәй белән сыйландылар. Мәҗлесне Әлфәс хәзрәт чарада катнашкан мәчет хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдереп тәмамлады. Киләчәктә дә бер-беребез белән киңәшләшеп эш алып барырга кирәк дигән теләктә калды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *