“Нур-Ихлас” мәчете шәкертләре мәүлид аена багышлап мәҗлес үткәрделәр

24 ноябрь көнне шәһәребезнең “Нур-Ихлас” мәчетендә якшәмбе дәресләрендә укучы һәм дәрес бирүче апалар мәүлид аена багышлангап чара үткәрделәр. Аны Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин башлап җибәрде. Үзенең чыгышында ул хатын-кызларга мәүлид хөрмәтенә үткәрелгән чараларның мәгънәсе, Пәйгамбәребезгә карата булган хөрмәтлек хисе турында сөйләде һәм халыкара әниләр көне белән тәбрикләде. Соңыннан чара сәхнәләштерелгән риваятләр, шигырьләр, нәшидләр һәм нәсихәтләр сөйләп дәвам ителде. Әзерләнгән сәхнәләр һәм апаларның оста итеп уйнаулары җыелган халкыны битараф калдырмады, хәтта кайберләрен тамашачылар күз яшьләре белән карадылар. Чара тәмле чәй өстәле артында тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *