Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куелды
25 июль көнне 11:00 сәгатьтә шәһәребездә истәлекле вакыйга – Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай урнаштыру тантанасы булып узды. Чарада Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Салахов, шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Җәмигъ мәчете төзелеше фонды җитәкчелеге һәм иганәчеләре, имамнар, Җәмигъ мәхәлләсе халкы һәм башка кунаклар катнашты.
Тантана шәһәребез башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Салаховның һәм имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның сәламлау һәм котлау сүзләре белән башланып китте. Соңрак Коръән укып дога кылганнан соң җәмәгатьнең тәкбир-тәшрик сүзләре белән Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай урнаштырылды. Өйлә намазы да биредә, мәчетнең 3нче катында укылды.
Моннан тыш 24 июль көнне Җәмигъ мәчетенең ике кече манарасына ярымайлар куелган иде.