Шифаханәдә гыйбадәт бүлмәләре булачак

Чаллының 5 нче шифахасендә (1/09, элеккеге КамАЗ шифаханәсе) мөселманнар һәм христианнар өчен  гыйбадәт бүлмәләре ачарга әзерләнәләр.  9 гыйнварда шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм аның урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов шифаханәдә булып бу эшнең барышы  белән таныштылар.   Шифаханәнең баш табибы Зөфәр Мисбах улы Насрединов бу уңайдан болай диде: “Шифаханәбез шәһәр һәм якын-тирә районнары кешеләренә хезмәт күрсәтә. Бездә даими рәвештә 600дән артык кеше 13 юнәлеш буенча дәвалану ала. Әлбәттә, авыруларның рухи ихтыяҗларын да канәгатләндерү бик мөһим. Чөнки рухы нык кеше тән авыруларын  җиңелрәк кичерә, авыруны тизрәк җиңә. Гыйбадәт бүлмәсенә дин тотучы үз хезмәткәрләребез дә йөрер дип уйлыйм. Табиблар арасында да намаз укучылар бар.”

Булачак намаз бүлмәсе белән танышкач, хәзрәтләр башкарылган эшләрдән бик канәгать калдылар. Намаз бүлмәсе  1нче неврология бүлекчәсенең икенче катында җиһазлана. Аның идәненә келәм җәелгән, стенага намаз укырга өйрәткән плакатлар ээленгән, дини әдәбият булдырылган. Янәшәдә генә комган куелган тәһарәтханә.  Ә христианнар өчен гыйбадәт бүлмәсе 2 нче неврология бүлегендә әзерләнә.

Әлфәс хәзрәт баш табибкә, аның ярдәмчеләренә ошбу юнәлештә башкарган хезмәтләре өчен  рәхмәтен белдерде. “Авыруларга палатада намаз уку кыенрак. Чөнки  кемгәдер уңайсызлык тудырырмын дип  читенсенәсең, намазның бар шартларын үтәп булмый. Ә аерым бүлмәдә булу җанга тынычлык бирә. Коръән уку мөмкинчелеге дә булачак. Ягъни гыйбадәт бүлмәсе авыруларга өстәмә бер таяныч,”- диде ул. Әлфәс хәзрәтнең фикерен Фоат хәзрәт тә хуплады. Ул элегрәк күп тапкырлар ошбу шифаханәдә дәваланган икән. Фоат хәзрәт шифаханә җитәкчелегенең клиентлар ихтыяҗына һәрвакыт игътибарлы булганлыкларын әйтә һәм 5 нче шифаханә башлангычына шәһәрнең башка шифаханәләре дә иярер дигән ышанычын белдерә.

 

   Рәсемдә: мөселманнар өчен булачак гыйбадәт бүлмәсе белән танышу.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *