Балалар өчен кышкы лагерьлар

Кышкы каникул чорында Чаллының “Рамазан”, “Ихлас” мәчетләре,  мөхтәсибәтнең “Хәзинә” якшәмбе мәктәбе каршында балалар өчен  көндезге лагерьлар эшләде.  “Рамазан мәчетендә ул ике атна буена барды. 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге 12 бала биредә гарәп алфавитын, иман нигезләрен өйрәнделәр, төрле спорт чараларына, сәяхәтләргә тартылдылар, тәмле ашлар белән сыйландылар. Таудан шуу, бау паркында бауларда йөрү, 2 нче татар гимназиясе спорт залында  спорт уеннарында катнашу бик күңелле узды.  Лагерьның соңгы көнендә – 6 гыйнварда балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

“Ихлас” мәчетендә балаларның кышкы ялы мәктәпкәчә яшьтәге  кыз балаларның  “Кар бөртеге” лагерыннан башланды. Ул 20-30 декабрь чорында эшләде. Бу лагерьга йөрүче нәниләр  һәр көнне файдалы уздырдылар, өч мәртәбә туклану белән тәэмин ителделәр. Аларның һәр көне иртәнге зарядкадан башланды, күңелле уеннар белән тәмамланды. Балалар белән   тәрбия темаларына әңгәмәләр уздырылды, торт бизәү, браслет, комлы пластилиннан фигуралар ясау буенча мастер-класслар күрсәтелде. Балаларның үзләре ясаган эшләре исә  “Аллаһның нигъмәте: кышкы могҗиза” күргәзмәсендә  урын алды. Балалар шулай ук “Торговый квартал” маркетының уеннар бүлмәсенә сәяхәт ясадылар.

Кызлардан соң “Ихлас” мәчете каршында өлкәнрәк малайлар өчен  көндезге атналык лагерь эшләде. Аңа 8 малай йөрде. Программа бик бай булды: дәресләр, уеннар, викториналар, төрле бәйгеләр. Балалар ялдан бик тә канәгать калдылар.

Ә “Хәзинә” мәктәбендәге кызлар лагерында 18 бала ял итте.

 

   Рәсемнәрдә: “Ихлас” мәчетендә ял итүче малайлар төшке аш вакытында; “Рамазан” мәчете лагерында ял итүчеләрнең тормышыннан күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *