“Ак мәчет” мәдрәсәсендә “Кайда ӘЛИФ?” дип исемләнгән интеллектуаль уен

1 гыйнвар көнне “Ак мәчет” мәдрәсәсендә хатын-кызлар арасында “Кайда ӘЛИФ?” дип исемләнгән интеллектуаль уен булып узды. Биредә мәдрәсәнең кичке, читтән торып уку бүлегендә укучылар, Тукай һәм Минзәлә районнарыннан барлыгы 5 команда катнашты:

1. Зәйнәп;

2. Хәдичә;

3. Гайшә;

4. Фатыйма;

5. Хәбибә;

Уендагы сораулар элеккеге галимнәребезнең тормышын яктырткан, алардагы булган хикмәтне чагылдырган вакыйгаларга яраклы рәвештә төзелде.

Нәтиҗәдә бәйгедә беренче урынны “Ак мәчет” мәдрәсәсенең кичке бүлектә укучылардан тупланган “Хәдичә” командасы яулады. Барлык катнашучылар бүләкләр белән бүләкләнде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *