Шугалакта тимераякта шуу буенча ярыш уздырылды

1 гыйнвар көнне шәһеребезнең Ипподромында ясалган шугалакта тимераякта шуу буенча ярыш уздырылды. Анда кечкенәләр һәм олылар белән барлыгы 250 дән артык кеше җыелды. Теләгәннәр тизлек, төгәллек, көч һәм чыдамлылык белән бәйле бәйгеләрдә катнашып үзләренең көчләрен сынадылар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Ярышка килгән барлык катнашучылар да канәгать калды! Әлеге чара Яр Чаллы шәһәренең Физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән шәһәребез мөхтәсибәте тарафыннан булдырылды.

Киләчәктә чаңгы ярышлары үткәрү көтелә. Барыгызны да әлеге чарада көтеп калабыз.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *