Экстремизмны кисәтү

8 сентябрьдә Чаллы мәчетләрендә узган җомга вәгазе бер темага –  экстремизмны, террорчылыкны кисәтүгә  багышланды. Имамнар бу яман күренешләрнең Ислам дине белән бернинди бәйләнеше юклыгын Коръән аятьләренә, хәдисләргә таянып аңлаттылар. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт җомга вәгазен шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә сөйләде. Ул Ислам исеме астында төзелгән һәм бүгенге көндә дә эш итүче ялган фиркаләргә, агымнарга җентекләп тукталды,   аларны фаш итте.

Җомга намазыннан  соң бер гаепсезгә террор корбаннары булганнар рухына дога кылынды.

   Рәсемдә: шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт “Нур-Ихлас” мәчетендә вәгазь вакытында.

нур ихлас җомга вәгазь

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *