Чаллы мәчетләрендә җыелышлар дәвам итә

Чаллы мәчетләрендә үткән елгы эш нәтиҗәләрен карау, быелга эш планнары кабул итү җыелышлары дәвам итә. 2 мартта шундый сөйләшү “Сөембикә” мәчетендә булды. Җыелыш имам-хатыйб Рәис хәзрәт Әхмәтовның 2017 ел эшчәнлеге буенча отчетын тыңлагач, эшләнгән эшләрне хуплады һәм аңа канәгатьләнерлек дигән бәя куйды, ревизия комиссиясе отчеты да расланды. “Сөембикә” мәчете яңа мәчетләр исәбенә керә. Аның эшли башлавына әле 9 ел гына. Шуңа күрә быелга 23 метрлы төп манараны төзеп бетерү, мәчет территориясен тагын да төзегерәк итү бурычлары куелды. Шулай ук ирләрне укырга тарту мөһим бурыч булып кала. Бүгенге көндә эшләүче 6 уку төркемендә фәкать хатын-кызлар гына.

Мәчет эшчәнлеге белән шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да якыннан танышты.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *