Чаллыда Ирек хәзрәт Ишкинеев белән хушлашу

Чаллы шәһәре мөселманнары 2 мартта – җомгадан алда шәһәрнең хөрмәтле аксакалы, Ашыгыч ярдәм күрсәтү шифаханәсе, Сидоровка бистәсендәге “Ихлас” мәчете һәм мәдрәсәсе төзелешләрен җитәкләгән, күпмедер вакыт “Ихлас” мәчетендә имамлык та иткән Татарстанның атказанган табибы Ирек Гасыйм улы Ишкинеевны соңгы юлга озаттылар. Ул 89 нчы яшен тутыру алдыннан вафат булды. Мәрхүм белән хушлашырга шәһәр имамнары, “Ихлас” мәчете мәхәлләсе әгъзалары, күп мөселманнар килде. Җеназа намазын шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин укытты.

Ирек хәзрәт Чаллының мөселман зиратына җирләнде.

Рәсемдә: Ирек Гасыйм улы йортының ишек алдында җеназа намазы уку бара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *