Чаллы мәчетләре бәйрәмгә әзер

Чаллы мәчетләре Ураза гаетенә бай бәйрәм чаралары әзерләде. Мәсәлән, гает намазы тәмамлану белән “Җәмигъ, “Рамазан”, “Ихлас”, “”Туфан”, “Кәүсәр”, “Чишмә”, “ГЭС”, “Нур-Ихлас” “Әбүзәр” мәчетләрендә килгән халыкны  пылау, чәй, гает коймагы  белән сыйлау булачак. “Туфан” мәчете бу көнне мохтаҗларга тарату өчен 50 хәйрия пакеты әзерләде. Ә “Әбүзәр” мәчете азык-төлек салынган пакетларны мәчет картларына, абыстайларына, мәхәлләдә яшәүче мохтаҗларга  12 июньдә үк таратты. Моннан тыш ул 18 июньдә “Снежок” ял базасында  күп балалы гаиләләр һәм ятимнәр өчен ял чаралары  уздыра. Мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаветдин башлангычы белән тормышка кергән бу хәйрия чарасы ел саен үткәрелеп   килә һәм анда 150-200 кеше катнаша. 16 июньдә “Утыз Имәни” мәчете “Ихлас” мәчете белән берлектә “Бумажник” ял базасында мөселман гаиләләре өчен ял оештыра.    “Сөембикә” мәчете һәм “Хәләл-Үзәк” килгән халыкны пылау белән сыйларга һәм балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырырга җыена. Балалар өчен иң зур аттракцион шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә узачак. Биредә балалар төрле бәйгеләрдә, викториналарда  катнашып савап карточкалары алачак һәм аларны бәйрәм сәүдәсендә кулланып бүләкләргә ия булачак.  Калган мәчетләрдә мөселман активы өчен коймак, төрле тәм-томнар белән чәй эчү планлаштырыла.  Кыскасы, бәйрәм барлык мәчетләрдә дә эчтәлекле, чараларга бай булып узачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *