Чаллыда Ураза бәйрәме бик актив уза

Чаллыда Ураза гаетен бәйрәм итү иртәнге 7 сәгатькә билгеләнгән иде. Әмма мәчет заллары иртәнге 6 сәгатькә инде халык белән тулды. Шуңа күрә бәйрәм вәгазьләре алдан башланды. Гает намазына килүчеләр күп булу сәбәпле, аларны намаз заллары сыйдыра алмады. Кайбер дин кардәшләребез гает намазын мәчетләр ишек алдында укыды. Гает намазы тәмамлану белән “Җәмигъ, “Рамазан”, “Ихлас”, “”Туфан”, “Кәүсәр”, “Чишмә”, “ГЭС”, “Нур-Ихлас” “Әбүзәр” мәчетләрендә килгән халыкны пылау, чәй, гает коймагы белән сыйлау булды. “Туфан” мәчете мохтаҗларга 50 хәйрия пакеты таратты. Ә “Әбүзәр” мәчете азык-төлек салынган пакетларны мәчет картларына, абыстайларына, мәхәлләдә яшәүче мохтаҗларга 12 июньдә үк тапшырган иде. Моннан тыш ошбу мәчет 18 июньдә “Снежок” ял базасында күп балалы гаиләләр һәм ятимнәр өчен ял чаралары уздыра. Мәчет имам-хатыйбы Али хәзрәт Баһаветдин башлангычы белән тормышка кергән бу хәйрия чарасы ел саен үткәрелеп килә һәм анда 150-200 кеше катнаша. 16 июньдә “Утыз Имәни” мәчете “Ихлас” мәчете белән берлектә “Бумажник” ял базасында мөселман гаиләләре өчен ял оештыра. “Сөембикә” мәчете һәм “Хәләл-Үзәк” килгән халыкны пылау белән сыйлады һәм балалар өчен төрле кызыклы уеннар оештырды. Балалар өчен иң зур аттракцион шәһәрнең “Нур-Ихлас” мәчетендә узды. Биредә балалар төрле бәйгеләрдә, викториналарда катнашып савап карточкалары алдылар һәм аларны бәйрәм сәүдәсендә кулланып бүләкләргә ия булдылар. Калган мәчетләрдә мөселман активы өчен коймак, төрле тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды.
Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин гает намазын “Нур-Ихлас” мәчетендә укытты. Ошбу мәчеттәге гает намазында шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев, шәһәр эчке эшләр идарәсе башлыгы Надир Дамир улы Закиров, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов, Татарстан Дәүләт советы депутаты Рафаил Сөләйман улы Юнысов, башка рәсми кешеләр катнашты. Соңыннан алар гает хөрмәтенә оештырылган чәй мәҗлесендә бәйрәм сыеннан авыз иттеләр. Наил Гамбәр улы бәйрәм барышында мөселманнар белән аралашты һәм очрашу вакытында дин кардәшләребезне олуг бәйрәмебез белән котлады.
Бәйрәм барлык мәчетләрдә дә эчтәлекле, чараларга бай булып уза.

Рәсемнәрдә: Әлфәс хәзрәт “Нур-Ихлас” мәчетендә бәйрәм вәгазе сөйли; шәһәр мэры Наил Гамбәр улы (беренче рәттә уртада) дога кылу вакытында.


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *