Шәһәребез мәчетләрендә ифтарлар

Рамазан ае башыннан башлап Яр Чаллы шәһәре мәчетләрендә көн дә диярлек ифтарлар уза. Аерым көннәрдә исә Ак мәчет, Туфан, Нур-Ихлас, Чаллы Яр, Рамазан, ГЭС мәхәлләсе һәм Сөембикә мәчетләрендә шәһәребез имамнары һәм мәхәлләләр халкы катнашында ифтар мәҗлесләре дә булып үтте.

Шулай ук, мөхтәсибәт астында эшләп килүче Мөслимәләр җәмгыяте инде 6 нчы ел шәһәркүләм балалы ялгыз, мохтаҗ хатын-кызларга Әбүзәр мәчетендә ифтар мәҗлесләре үткәрә. Быел да бу күркәм эш дәвәм ителде. АНО “Дом добра” һәм дә Али хәзрәт ярдәме белән берлектә ифтар мәҗлесенә һәр көн 35-40 кеше җыела.

Ифтар мәҗлесләре оештырган һәм аларны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәтләре булсын.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *