“Тәрбия”гә йөрүче балаларга кабат зур ифтар оештырылды

30нчы март, шимбә “Тәрбия”гә йөрүче мәктәп яшендәге балаларга “Чаллы Яр” мәчетендә быел кабат ЗУР ИФТАР оештырылды.

Чарада Үзәгебезнең 8 уку төркеменнән 72 малай һәм кыз катнаштылар. Алар алдан бирелгән бирем буенча сәхнәләштерелгән күренешләр куйдылар, аннан һәрберсе турында фикерләшеп, мәгънәләрен ачыклап чыктылар. Балалар бик тырышып, җитдилек белән әзерләнгәннәр иде, әлхәмдүлилләһ🤲🏻

Чарада шулай ук кызыклы квест һәм дуслыкны, бердәмлекне ныгытуга төрле уеннар үтте. Балалар Ислам белән бәйле театраль күренеш әзерләү һәм уеннар аша күп файдалы белем алдылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар һәм күчтәнәчләр җыйдылар.

Шулай ук “Чаллы Яр” мәчете имамы Рамазан хәзрәттән вәгазь һәм мөнәҗәтләр дә тыңладылар.

Чара ахшам намазы укып, “Татлы кафесында тәмләп авыз ачу белән тәмамланды.

Үткән елдагы кебек үк, быел да “Тәрбия”не зурлап, безнең коллективыбыз һәм ураза тотучы шәкертләребез өчен кафеда мул ифтарлар оештырган хөрмәтле кардәшебез,” Чаллы Яр”мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияровка күп рәхмәтләребезне җиткерәбез, Аллаһ Раббыбыз үзегездән һәм хезмәткәрләрегездән риза булсын, изге ният-гамәлләрегезне кабул итсен🤲🏻

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *