Мөселман активы ифтарда җыелды

5 апрель көнне, Рамазан аеның 27нче кичендә “Аш-Су” ресторанында Чаллы шәһәре мэры Мәһдиев Наил Гамбәр улы 300 кешелек ифтар ашы үткәрде. Мәҗлескә Чаллының дин эшләрендә катнашучы активистлар, иганәчеләр, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы иде. Чара “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәтнең вәгазе белән башланып китте. Соңрак шәһәр мэры ярдәмчесе Хәлимов Рамил Мәрван улы һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ифтар мәҗлесенә җыелган дин кардәшләргә сәламләү сүзләре җиткерделәр. Татарстан Республикасының аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов исә бүгенге көндә игътикафта булган ТР МДН мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен тапшырды. Коръән аятьләре яңгырап, ахшам намазына азан әйтелгәннән соң, барлык кунаклар җыелышып кичке намазны укыды. Ифтар мәҗлесе дустанә мохиттә дәвам итте һәм шәһәребез мэры Наил Гамбәр улының җыелган кунакларга рәхмәт сүзләре җиткерүе белән тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *