Җәмиг мәчете төзелешенә ярдәм иту өчен зур хәйрия концерты була

28 апрельдә 16.30 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният йортында Җәмиг мәчете төзелешенә ярдәм иту өчен зур хәйрия концерты була.

Концерт Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Дени Сергеевич Абрамашвили инициативасы белән оештырыла.

Чарада Чечен Республикасының халык коллективлары һәм солистлары, Чаллы шәһәренең танылган артистлары катнашачак.

Теләге булган һәркемгә мәчет төзелешенә узенең өлешен кертергә мөмкинлек булачак, моның өчен иганә тартмалары куелачак. Барлык җыелган акчалар да, мәчет төзелешенә тотылачак.

Җәмигъ мәчетен төзүдә бергәләп ярдәм итик! Ул шәһәрнең рухи үзәкләренең берсе һәм Яр Чаллының архитектура урыны булачак.

Керү ирекле.

Теләүчеләр өчен намаз уку бүлмәсе оештырылачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *