“Ак мәчет” мәдрәсәсенең 30 еллыгы билгеләп үтелде

Җөмәдәл-әүвәл аеның 2нче көнендә (26нчы ноябрьдә) Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсенә 30 ел тулу уңаеннан юбилей тантанасы булып үтте. Әлеге уңайдан уку йортының тарихына багышлап мәдрәсәнең актлар залында күпләгән галимнәр һәм җитәкчеләр катнашында конференция үтте. Тантана “Ак мәчет” һәм мәдрәсә оешу тарихын чагылдырган видеосюжет белән башланып китте. Соңрак Коръәннән аятьләр укып, дога кылынды һәм кунакларның чыгышлары белән дәвам итте.
Беренчеләрдән булып Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады. Ул “Ак мәчет” мәдрәсәсенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм мәдрәсәдә озак еллар белем биргән мөгаллимнәргә рәхмәт хатлары, ә мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлев белән Чллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинга “Мөфтиятнең 30 еллыгы” медалләрен тапшырды. Аннан соң Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәрендә эшләүче КФУ филиалы директоры Мәхмүт Ганиев һәм башка күренекле шәхесләр үзләренең сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен әйтеп үттеләр. Шуны әйтеп үтергә кирәк, мәдрәсәне юбилее белән тәбрикләүчеләр арасында чит ил югары уку йортлары вәкилләре дә бар иде. Аларның тәбрикләүләре чарада катнашучыларга видеоролик форматында күрсәтелде.
Мәдрәнең 30 еллыгына багышлап оештырылган фәнни конференциядә ветеран укытучылар исеменнән Тәнзилә абыстай Нигъмәтова чыгыш ясады. Ул мәдрәсәнең барлыкка килү тарихына тукталып, аның Кама буе төбәгендә дин әһелләре әзерләүдә зур хезмәт куюын билгеләп үтте.
Конференция барышында татар милли киемнәреннән һәм шәмаилләрдән торган күргәзмә, татар чигү үрнәкләре (бизәкләр) һәм милли читекләр тегү буенча мастер-класс эшләде, кунаклар “Татар халкында ислам тарихы” һәм “Татар ислам мәгърифәтчелеге” музейларында булды.
Белешмә. Чаллыда “Ак мәчет” мәдрәсәсе 1992нче елда оеша. Мәдрәсәдә уку һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган: тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган уку класслары, ашханә, спортзал, китапханә, юыну бүлмәләре, намаз уку залы һәм тулай торак – болар барысы да бер бинада. Укучыларны көненә өч тапкыр ашату, кич белән ял итү, спорт уеннары, төрле кичәләр, конкурслар, табигатькә чыгып ял итүләр оештырыла. Шул ук вакытта, “Ак мәчет”тә мәгърифәтчелек үзәге дә булып хезмәт итә, биредә бик зур колач белән мәчет каршындагы курслар үткәрелә. Дәресләрдә ислам дине нигезләре, намаз, Коръән уку тәртипләре өйрәтелә.

« из 2 »

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *