Шәһәребездә Корбан бәйрәме

20 июль көнне бөтен дөнья мөселманнары динебезнең күркәм бәйрәме – Корбан гаетен билгеләп үтте. Корбан чалу 3 көн дәвам итсә дә, гает намазы бәйрәм көннәренең беренчесендә генә укылганга, бүген шәһәребез мәчетләре күпләгән халыкны үзендә туплады. Бәйрәм намазы иртәнге 5:00 сәгатьтә вәгазьләрдән башланып китте. Алданрак килгәннәр өчен шәһәребез имамнары Коръән укыды. Гает намазы Чаллы мөхтәсибәте мәчетләрендә, коронавирус инфекциясен таратуны чикләү максатыннан битлек, социаль аралык режимнарын саклаган хәлдә мәчет ихаталарында укылды. Алар тәмамлангач 6:00 сәгатьтән башлап элеккеге ит комбинаты тукталышы янында үзәкләштерелгән рәвештә Корбан чалу урыны эшен башлады.

Шәһәребездә төп гает намазы гадәттәгечә “Нур-Ихлас” мәчетендә шәһәребез мэры Наил Гамбәр улы катнашында укылды. Шулай ук әлеге чарада Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Шәвкат улы һәм аның урынбасары Рамил Мәрван улы да катнашты. Бәйрәм намазы тәмамлангач алар Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белән берлектә үзәкләштерелгән корбан чалу урынын зиярәт итте. Әлеге урында башкарылган эш белән Наил Гамбәр улы канәгать калды. Монда да коронавирустан саклык чаралары булган кадәр үтәлә: халык сарык сату һәм чалу урынына билгеләнгән саннан арттырмыйча гына кертелә, битлек режимын үти һәм корбан чалучылар үз эшләрен тиз, профессиональ рәвештә башкара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *