Тәрбиядән яраладыр тәрбия

Иң элек “Хәзинә” мөселман балалар клубы, аннан “Зиннәт” гаилә үзәге булып, Чаллыда ислам тәрбиясе өлкәсендә бик уңышлы эшләп килгән профессиональ мөслимәләр коллективы нигезендә Татарстан Диния нәзарәте шәһәребездә “Тәрбия” үсеш үзәген оештырырга ниятләде. “Зиннәт” быелның ноябреннән яңа исем астында эшли башлады.

“Тәрбия” үсеш үзәгендә бүген 2 яшьлек сабыйлардан башлап яшүсмерләргә кадәр 200гә якын бала шөгыльләнә, белем ала. Педагоглар коллективы яшь буынга ислам нигезләрен, әхлагын зур ярату һәм зур җаваплылык белән җиткерә, мавыктыргыч һәм кызыктырырлык итеп аңлатырга тырыша. Эшчәнлекне киңрәк җәелдерер өчен, шәһәребезнең тулы канлы, нәтиҗәле ислам үзәгенә әйләнер өчен, әлбәттә, зур финанс чыгымнары таләп ителә.

19 декабрьдә “Тәрбия” проектын Чаллының ир-ат эшмәкәрләренә тәкъдим иттеләр. Чарада мөхтәсибәт вәкилләре Илдар хәзрәт Зияров һәм Фоат хәзрәт Мөхәмәтов та катнашты. Әлеге кичәдә эшмәкәрләр “Җәмигъ” мәчете проекты һәм Мөфтият каршында эшләячәк “Тәрбия” үзәгенең оешу тарихы, эшчәнлеге, киләчәккә үсеш планнары белән таныштылар. Тәкъдим ителгән изге ниятләрне матди яктан тәэмин итү чараларын уйладылар.

21 декабрьдә исә шундый ук кичә шәһәребезнең актив мөслимәләре өчен оештырылды. Тәкъдим итү чарасы рәсми булмаган рәхәт мохиттә сый-хөрмәт өстәле артында узды. Үзәк җитәкчесе Ләйсән ханым Әхмәтшина “Тәрбия”нең максатлары, мөмкинлекләре, тәрбия-укыту методикалары турында сөйләгәч, интерактив формада кунакларга ТРИЗ-педагогикага нигезләнгән дәрес үткәреп күрсәтте. Җыелган ханымнар системалы оператор алымын кулланылып, “тәрбия” төшенчәсенең асылына төшенергә тырыштылар. (ТРИЗ-педагогика – “Тәрбия” үзәгенең әйдәп баручы укыту методикасы. Ул кешене киң, иҗади һәм нәтиҗәле фикер йөртергә өйрәтә.)

Тәкъдим итү өлеше тәмамлангач, кунаклар бер-берсе белән якыннанрак танышып чыктылар. “Хәзинә”, “Зиннәт” белән бәйле кадерле хәтирәләрне яңарттылар. Үзәк коллективына карата җылы сүзләр бик күп әйтелде. Мөслимә ханымнар ихлас рәхмәтләрен, дога-теләкләрен җиткерделәр: “Сез – безнең табышыбыз, хәзинәбез. Балаларыбыз ислам тәрбиясен сезнең дәресләрдән алдылар. Чиксез рәхмәтлебез!”, “Сез салган тәрбия орлыкларының шытымнарын балалар үскән саен күрәбез, әлхәмдүлиЛләһ, Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә”, “Өммәтебезгә бик кирәк мондый үзәкләр, күбрәк кардәшләребез таяныч булсын иде шушы изге эшегездә”…

Җылы аралашуны Ләйсән ханым Әхмәтшина Үзәк алдында торган актуаль мәсьәләләрне барлап дәвам итте. Шуларның берсе – балаларга ислам тәрибиясе һәм белеме бирү өлкәсендә эшләүче барлык педагоглар өчен укыту методикалары, әзер материаллар тупланган тәҗрибә белән уртаклашу мәйданы булдыру – виртуаль платформа ясау.

Кунаклар “Тәрбия” проектына булдыра алганча ярдәм итәргә һәм башкаларга да мәгълүматны таратырга тырышырбыз, диделәр. Шушылай кардәшләрне җыеп, ачык аралашу, киңәшләшү чаралары өммәтебез үсеше һәм киләчәге өчен бик мөһим. Бердәм булыйк, Аллаһ юлында бергәләп хезмәт итик.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *