Балалар өчен “Яратам сине, мәчет!” исемле чара үтте

“Чаллы Яр” мәчете 25 декабрьдә балалар өчен “Яратам сине, мәчет!” исемле чара оештырды. Барлыгы 30 яшь катнашучы җыелды. “Тәрбия” үсеш үзәге остазлары малай-кызларга Аллаһ йортын яраттырырдай эчтәлекле программа әзерләгәннәр. Башта балалар берләштерүче уеннар уйнап алдылар, мавыктыргыч итеп мәчет әдәпләрен өйрәнеп чыктылар. Аннан мәчетләрнең төзелеше, тышкы һәм эчке архитектурасы белән таныштылар. Дөньядагы иң беренче, иң зур, иң кечкенә мәчетләр кайсылары? Мәчеткә керергә “рөхсәтле” бердәнбер җәнлек нинди? Мәчет төзегән кешегә Аллаһ Тәгалә нинди әҗерләр бирә? Малай-кызлар бик күп кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Шуннан соң күңелле квест гөрләде, балалар төркемнәргә бүленеп, биремнәр үтәделәр, алган белемнәрен ныгытып куйдылар. Тәмле күчтәнәчләрне авыз иткәннән соң, һәр катнашучы мастер-класста үз мәчетен ясады. Искиткеч матур кул эшләре иҗат ителде. Остаз апаларының: “Үскәч, ин шәә Аллаһ, кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзиячәк?” – дигән соравына бар балалар диярлек: “Мин! Мин төзиячәкмен! ” – дип дәртләнеп җавап бирделәр, әлхәмдүлиЛләһ.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *