“Ислам һәм минем тирәдәге дөнья” дип аталган конференция узачак

Аллаһның рәхмәте белән Чаллы шәһәренең “Утыз Имәни” мәчетендә 7-13 яшьлек балалар өчен “Ислам һәм минем тирәдәге дөнья” дип аталган конференция узачак. Катнашучылар тәкъдим ителгән темалар арасыннан берне сайлап алып, аны Коръән һәм хәдисләр ярдәмендә аңлатырга тиеш була. Балалар үз эшләрен ата-аналары белән берлектә стенгазета, лепбук, брошюра форматында эшли алалар. Эшләрне 10 февральгә чаклы Ахмадуллина Нәзирә Нәсим кызы почтасына (ahmadullina1983@mail.ru ) юлларга, яки шәхсән тапшырырга кирәк. 16 февраль көнне 9:00 сәгатьтә “Утыз Имәни” мәчетендә аларны яклау булачак. Балалар 5 минут вакыт эчендә үз эшләре турында сөйләп бирергә тиеш була.

Белешмәләр өчен телефон: 89600678449 – Нәзирә ханым.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *