Рамазан мәчетендә “Нәсел агачым” бәйгесе оештырылды
Рамазан мәчете гарәп теле укучылары “Нәсел агачым” бәйгесе оештырды. “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк” дигән ата-бабалар. Борынгыдан безнең халык үз тарихын өйрәнеп, йолаларны әби-бабайларча үтәп яшәргә тырышкан. Бу бәйге дә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел уңаеннан, болгар бабаларыбызга һәм үз нәселләребезгә дога итеп багышланды.