“Туфан” мәчетендә мәхәллә халкын искә алу

11 ноябрь көнне җомга намазыннан соң шәһәребезнең “Туфан” мәчетендә мәхәллә халкын искә алып аш мәҗлесе үткәрелде. Чарада 100 гә якын кеше катнашты. Мәҗлес дәвамында мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт мәхәллә оешкан һәм “Туфан” мәчете төзелешендә катнашкан кешеләрне искә алды. Аларның холкын һәм дингә мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләрен бәян итте.
Чара Коръән аятьләре укып һәм дога кылып тәмамланды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *