Көрәш турнирына чакырабыз

2023 елның 7 май көнендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XIV Рәсәйкүләм турниры узачак. Ярышта Татарстаннан һәм янәшә регионнардан 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Бәйгенең ачылыш тантанасы иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар шәһәребезнең “Витязь” спорт комплексында узачак.

Әлеге турнир – актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерүче ярыш. Татар халкының милли спорт төрләрен һәм традицияләрен актив тормыш рәвешенә кертү аның бер максаты булып тора. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләккә –хаҗга юлламага беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдәләре буенча тест узган мөселманнар кертелә. Көрәш 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрдә узачак. Шулай ук бу елны 60 һәм өлкәнрәк яшьтәге спортчыларыбыз өчен кул көрәшенә ветераннар көтегориясе дә өстәлде.

Шунысы игътибарга лаек, узган турнирда Татарстан, Башкортстан, Чувашия,

Ингушетия, Карачай Черкес ,Дагыстан республикаларыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән һәм Төркмәнистаннан 100 артык спортчы катнашты. Төп призга кул көрәшендә 65 кг үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Түбән Кама шәһәре егете – 18 яшьлек Шамил Хәкимов лаек булды. Турнир кубогын Әлмәт командасы отты.

Кул көрәше һәм мөселман яшьләренең милли көрәше буенча турнирда катнашырга чакырабыз!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *