Габделәзәл хәзрәт: “Аллаһыдан сорасаң сораганыңны бирә, без моны үзебез генә сизмибез”

Татарстан мөселманнарының 17 апрельдә булып узган VII Корылтаенда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин өлкән яшьтәге дүрт имамга нәзарәтнең иң олы бүләге – “Халыкка хезмәт өчен”  медален тапшырды. Алар арасында Чаллы шәһәреннән быелның  15 апрелендә 85 яшен тутырган Габделәзал Кәшфелгаян улы Низаметдинов та бар иде. Ул шәһәрнең “Билал” мәчетендә бүгенге көндә дә уңышлы имамлык итә.

   Габделәзәл Кәшфелгаян улы гомеренең 44 елын машина йөртүче хезмәтенә багышлаган, ул гомере буена бер генә предприятиедә эшли. Октябрь революциясе ордены, күп медальләр  кавалеры, РФ нең атказанган транспорт хезмәткәре, 6 бала атасы.

   Без укучыларыбызны Габделәзәл хәзрәтнең тормышы белән якынырак таныштырырга булдык һәм аңа шул үтенеч белән мөрәҗәгать иттек. Ул моңа җавап итеп менә нәрсәләр сөйләде:

-Минзәлә районының Шикәрле Каен авылында туып-үстем. Без үскәндә ул Бәзәкә дип атала иде – Менделеевский районының Бәзәкә авылынан күчкән. 1932 елның  апрелендә туганмын. Без 2-3 класста укыганда бригадир тырмага дәрестән кереп ала иде, ирләр калмады авылда, хатын-кызлар гына. Авыр  сугыш чоры.  Ул вакытта атлар да бик ябык, начар иде. Бригадир карап торганда ат бара, ул киттеме – тыңламый инде менә. Ат та белә бала-чага икәнне. Бер уч азык табып булмый иде җир өстеннән шуңа каптырырга – ий, хикмәт инде.

Әтине 53 яшендә хезмәт армиясенә алдылар – Горький заводына. Алар ел ярымда кешелектән чыкканнар иде. Отпускага дип кайтарып җибәргәннәр. Әти сөйләде: “Иптәшләрне авыл саен кереп күмеп кайттык, өемә кайттым дип күбрәк ашый да, үлә,”-ди. Безнең әти бик сабыр, аның ишедән тыела иде. Ул да кайтып җитте. Мин ул вакытта шул 3 нче класста идемме,  мәктәптән кайтканда күрәм: Хуҗәмәт белән безнең арадагы    сыртта (ике авыл арасы 12 чакрым) бер кеше басып тора. Кайтып сумканы ташладым да – балачак бит инде – малайлар белән чана шуабыз. Кичкә таба күзем төште – теге кеше һаман шунда сыртта тора. Мин мәктәптән кайтканда да шулай торадыр иде, хәзер дә тора. Әнигә кереп әйттем. Әни әйтә: “Әй, улым, атаң түгелме икән? Әйдә, барыйк әле.” Бәләкәй чананы алдык та, киттек. Барсак, әтәй. Бер урында басып тормаган инде ул, әкрен генә килгән. Аякларының хәле булмаган. Аны Сәмәкәйгә хәтле китергәннәр. Сәмәкәйдән соң китерүче булмаган. Әҗмәкәйдә туганнар бар иде. Сарайлыдан Әҗмәкәйгә китергәннәр. Шулай итеп әтине чанага утыртык та, алып кайттык. Хикмәт булды аны авылга алып кайту. Кем уйлаган аны, ничек итеп аңа күзем төшкән. Шуларны уйлап йөрим мин. Аллаһы Тәгалә белгертә инде. Әти отпускасы беткәч кире китә алмады. 1943 елны 44 кә каршы безнең басу кар астында калды. Яз көне башак чыккач кар өстеннән йөреп шул башакны җыеп кайтабыз да, кул тегермәнендә тарттырабыз. Башаклар  кышын агуланган. Кемнең сыеры, кәҗәсе юк – алар үлде. Шул елны авылда 65 кеше җирләнде. Сөт агуны йомшарткан.

Шул елның май ае азагында әти вафат булды. Беркөнне әти әйтә: “Әйдә, улым, балыкка барыйк әле.” Авыл башына кадәр бардык та, җәтмә салдык. Әти бик ярата иде балык тотарга. Берничә кеше ат арбасы белән алып кайталар иде. Ул коры җирдә басып тора, мин суга кереп әйләнеп чыгам. Бер чиләк җыелды. Шул вакыт Минкамал дигән әби: “Кәшфелгаян, нишләп йөрисең анда суга кереп, Керәшенледә (Станково, аны Керәшенле дип тә йөртәләр иде) чуман-чуман кан түгәләр,”- ди. Йөгереп мендем – әби юк. Чокырларны да карыйм. Күзебезгә генә күренгән. Хәзер әтәй янына төштем – әтәй калтырый, бөтен җире селкенә. Кайтып киттек. Әнәй балыкны пешерергә куйды. Әтәй ятты. Иртә белән үлде. Менә шул  вакытта чирме-шайтанмы – күренеп йөрделәр. Авылда бик гыйлемле кеше бар иде. Ул әйтә: “Чыгып киттеләр атка утырып, арба тулып, сөйләшә-сөйләшә,”- ди. Шуннан соң авылда чир бетте, кеше үлү дә тукталды.

Гаиләдә 12 бала булганбыз. Бишесе кечкенә чакларында ук үлгән. Җидебез үстек. Мин тугызынчысы идем. Әтәй әйтте: “Берүк моннан китегез!” 1945 елны чыгып киттек. Чөнки азаккы сарыкны сөйрәп алып чыктылар. Хәзер уйлап йөрим: нишләп шул кадәр кыландылар икән? Ике бик начар кеше бар иде. Югыйсә, үзләре сугышта да булып кайткан. Берсе аяксыз, берсе кулсыз. Барыбер үзләре дә үлеп бетте.

Әҗмәкәйгә күчеп килдек – әнәй белән бертуган түтәй шунда иде. Аларга килеп кыш чыктык. Яз көне Ивановадан түтәйләр кайтты. Булган акчалары белән Красный Чаллыдан бер өй алып, 1945 нең көзенә шунда күчтек. Анда 10 ел тордык. Армиягә киткәнче Элеватор тавындагы авторотада 3 ел эшләдем. Ул ярым хәрби санала иде. Андый-мондый хәл булса шундук чыгып китәсең. Рота командиры Тихон Степанович бик әйбәт кеше иде. Эшкә слесарь өйрәнчеге булып кердем. Ул вакытта машиналар кар астында калалар. Ротаның 150 машинасы бар иде, Америка фордлары. Буксировать итеп кабызалар. Мин боларга кулдан әйләндереп кабыза торган җайланма ясадым. Берсе шуны командирга сөйләгән. Бер картер ачып маташа идем – яныма Тихон Степанович килде, ул җайланманы ничек ясавым белән кызыксынды, “кем өйрәтте?” ди. Мин Кустовский фамилияле бер керәшен кешесенең өйрәтүен әйтем. Тихон Степанович бу эшне бик хуплады. Шуннан соң машина йөртергә таныклыгым булмаса да, үзен йөртергә кушты. Правасыз бер ел йөрттем.

1957 елның 26 октябрендә армиягә алдылар. Өч ел хезмәт иттем. Кабат авторотага кайттым. Тихон Степанович бик җылы  каршы алды, үзеңнең   машинаңа утыр, ди. “Өй салырга теләгем бар,”- дип йөк машинасы сорадым. Бер атнадан бирделәр. Аны сүтеп майладым, рессорларына хәтле. Мөслимгә йөрдем. Көн саен бер рейс ясыйм – 80 чакрым. Ул заман өчен бу күп иде. Чөнки юллар юк. Мин үзебезнең авыл ягыннан басу өстеннән йөрим. Боз ката торган иде – күперләр юк. Бозны вата-вата чыга идем. Әлмәт шәһәре җиткерелә башлагач шунда эшләдек, юлларга таш чыгардык. Сабан туе алдыннан кайтып урак өстенә җыендык. Аллага шөкер, бик әйбәт эшләдем – машина ватылып тормады, суга батып ятмадым, утта янмадым, дигәндәй. Әнкәйнең хәер-догалары булгандыр. Үзем дә әнкәйнең өйрәткәне буенча бисмилләсез ишектән чыкмадым.  Алланың рәхмәте белән, кайвакыт сул аяк алга чыга бит. Шул вакыт минем эч поша инде: ни булыр икән? Көне буе уйлап йөрим: бер чакны тәгәрмәч тишелде. Шулай үтеп китәдер иде. Әнә шундый чаклар булды. Аллаһы Тәгаләдән сорасаң, сораганыңны бирә – үзебез генә белмибез, сизмибез. Әлхәмделилләһи шөкер, 43 ел хөкүмәтнекендә эшләдем, 22 ел үземнең машина белән йөрдем. Эштән киткәндә шундый вакытка туры килдем – директор чыгармый, юк, ди. Ә 100 кешене кыскартырга кирәк. 1992 елларны шундый вакыт булды: үгез кебек малайлар эш көтеп тора, эшләр бетте. “Бабай, кайчан чыгасың инде пенсиягә?”- дип утыралар. “Әнә бит, җитмәй бит әле,”- дигән булам. Ә үзем оялам. Эштән әйләнеп кайтам да: “Әй, нишләп йөрим соң инде. Яшьләр эшсез утырсын,”- дим. Шулай киттем. Пенсиягә киткәндә машина бүләк иттеләр – “Иж-Комби”. Шул машинаны сатып өй җиткердем. Мин төзелеш белән шөгыльләнәм – ә кешеләр минем яннан мәчеткә узып китәләр.  Әйтәләр:

– Әй, ташла инде бу эшеңне, мәчеткә йөрергә кирәк.

– Йөрербез, Алла бирсә, йөрербез,- дим.

Эчемнән уйлыйм: “Мәчеттән кайтмас идем, шушы эшләремне башкарып чыга алсам.” Үземне-үзем ачуланам: “Пенсиягә чыгып җүнле кеше өй җиткерәмени?” Шулай итеп 1995 елның сентябрь-октябрь айларына бетердем. 1996 елны яз чыгу белән Элеватор тавына газ кертергә җыена башладылар. Газ кертүче инженер: Әйдә, бабай, синнән башлыйк әле,”- ди. “Юк, мин әйтәм, миннән башлыйсы түгел. Счетчиксыз кертмисез. Ә счетчик кыйбат. Юк, мин быел булдыра алмыйм.” Тәки күндерде. Күршеләрдән акча җыеп счетчик алып кайттым да, урамда беренче булып безгә газ керттеләр. Менә аннан соң китте – кешеләр яртыларын түгел, ящигы  белән күтәреп йөриләр болар артыннан. Вакытлары юк. Алланың рәхмәте, нигә ялынган ул кеше миңа, гел рәхмәтемне укып бетерә алмыйм.

Бу вакытта инде мин   мәчеткә йөридер идем.

Йорт салуга килгәндә, мин беренче йортны 1955 елның май аенда ук күтәреп куйган идем. Авторотада эшләүчеләргә җир бирделәр. Ул вакытта тауда чирәмлек, басу – бер багана да юк иде.   Машиналар басу өстенә генә төзеп куелган килеш. Май җылыту, аккумуляторларны карау землянкаларда иде. Ул вакытта оешмаларга да бик авыр булды – бернәрсә юк, материаллар җитешми. Тихон Степанович бөтен эшчеләренә участоклар алды – 6 шар сотый җир бирделәр. Билгеле, ул әзрәк иде.  Элеватор янында патша заманыннан калган бер урам бар иде – аларда 10-15 сотый. Түбәле бураны Афанасьеводан алып кайттым, тәрәзәләре дә уелмаган. Бура хуҗасы – ап-ак сакаллы бабай әйтә: “Без моны 1917 елны ук күтәреп куйган идек, сатам,”- ди.  Малайлары 5-6 мы, унмы булган – барысы да Пермьдә, ди. Бура бик яхшы сакланган иде – бүрәнәләре күтәрешле түгел. Аскы баганасы бочка юанлыгындагы имәннән – кузгатып та булмый. Машина белән тарттырам – кузгала инде. Әмма күтәреп сала алмадык. Яңа йортны күтәргәч ул йортны Әлмәткә алып киттеләр.

Шулай итеп 1996 елга чыккач мәчеткә йөри башладым. Имам булып “Йолдыз” мәдрәсәсен тәмамлаган Данил  хәзрәт килде, Рәвкать хәзрәт мәхәллә рәисе булды. Бик әйбәт кенә башланганнар иде, булган акчалар бетте, хәзрәтләр дә сүрелделәр. Алыш-биреш чоры башланды. 1999 елны  госпитальдә ятканда имам итеп мине сайлаганнар. Беркем бернәрсә әйтми, үзебезнекеләр дә. Кайчагында әйтеп куялар, син мулла бит инде, дип. Ә мин берни аңламыйм.   Аннан соң тагын берничә кеше имам  булып эшләп китте. Булган акчаны бетерәләр дә, китеп баралар. Шулай сейфны ачып андагы кәгазьләрне карап утырам: “Бәрәч, мине бит сайлаган булганнар,”- дим.   Шулай итеп эшкә тотындым. Акча  кирәк. Мин имамлыкны өстемә алганда кассада 40 сум акча бар иде. Шуннан өч кеше мәет юарга тотындык. Чаллының бер башыннан икенчесенә. Акча кирәк. Йөрим-йөрим, шуннан уйлыйм: “Мулла булып йөрисең, ә  кулыңда кәҗә билеты да юк бит. Укырга кирәк.” Шулай 10 елым узды. “Ак мәчет” мәдрәсәсенә укырга йөри башладым. Йөри-йөри йөрәк чире эләкте. Килә дә төртә. Дәрестән чыгып буш бүлмәләрдә ятып торам. “Үлсәм үләм, дин юлында үләм,”- дип үз-үзем белән сөйләшәм. Тәки, Аллаһның рәхмәте, бүгеге көнгә кадәр эшләп йөрим.  Мәчетебезнең бурычлары юк, 19-20 кеше намазга йөри. Элеваторда эшләүчеләр дә хәтта өйлә намазын  калдырмыйлар.

Хәләл җефетем Рәхилә Ибраһим кызы белән биш кыз, бер ул тәрбияләп үстердек. Ул да кирәген укый, кирәгенә өшкерә.  Балаларыбызның барсына да югары белем бирдек. Үзләре тырышалар, тәртипле булдылар. Дүрт балабыз укырга киткәч, уйлап йөрим: болар бит кайтмаячак. Картайган көнебездә нишләрбез? Тагын ике бала алып кайтырга туры килде. Бер балабыз 79да, икенчесе Олимпиада булганчы туды. Безне Олимпиадага барырга исемлеккә керткәннәр иде. Львовка машина алырга бардым. Анда 20 көнләп булдым. Машиналарны алып тезеп куйгач Мәскәүдән килделәр. Шуннан соң мин алдым да 15 машинаны Чаллыга җибәрдем. Казаннан 150 машина белән трест башлыгы килде: “Львовтан кайткан машиналар кая?”-ди. “Теләсәгез нишләтегез,  мин аларны  Чаллыга җибәрдем,”- дим. Ярар инде,”- дип күнделәр. Шулай итеп ул вакытта 15 машина алып калдык.

   Рәсемнәрдә: мөфти Камил хәзрәт VII корылтайда Габделәзәл хәзрәтне бүләкләгәннән соң; Габделәзәл хәзрәт Чаллының “Ак мәчет”ендә ветераннар очрашуында чыгыш ясый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *