“Ислам. Беренче адымнар” проектының өченче дәресе

22 февраль көнне “Нур-Ихлас” мәчетендә “Ислам. Беренче адымнар” проектының өченче дәресе булып узды. Аның дәвамында “Утыз Имәни” мәчете имамы Инсаф хәзрәт Сәүбанов шәкертләргә намаз уку турында сөйләде, азакта “Асия” кибете вәкилләре тарафыннан хатын кызлар өчен яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде. Алдагы дәресләрдә проектта катнашулчылар ураза тоту кагыйдаләре, гакыйдә һәм сира нигезләре буенча белем алачаклар.

Әлеге проект Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел башынан үткәрелә башлады һәм күпләгән кешеләр өчен нибары 5 дәрес эчендә динебез нигезләрен өйрәнүгә яхшы мөмкинлек булып тора. Чаллы шәһәрендә бу елны “Ислам. Беренче адымнар” проекты буенча дәресләр 8 февраль көнне башланды. Алар 5 атна дәвамында һәр шимбә “Нур-Ихлас” мәчетендә сәгать 9:00 да уздырылалар. Дәресләрне шәһәребез мәчетләре имамнары алып бара.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *