Республикабыз премьер-министры “Җәмигъ” мәчете төзелеше белән танышты

19 февраль көнне Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда шәһәр Советының йомгаклау утырышы булып узды. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты. Аның дәвамында шәһәребезнең экономика үсешенә керткән өлеше һәм транспорт өлкәсе белән бәйле темаларга чыгышлар ясалды. Әлеге чарадан “Җәмигъ мәчете төзелеше фонды” да читтә калмады. Аның җитәкчесе Хөсәинов Уел Галим улы Республикабыз премьер-министры Алексей Песошин белән шәһәр мэры Наил Мәһдиевгә “Җәмигъ” мәчетенең макетын курсәтте һәм төзелеш барышы белән таныштырды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *