“Рамазан” һәм “Ихлас” мәчетләрендә мәүлид ае хөрмәтенә кичәләр. Конкурслар нәтиҗәләре

Шәһәребез мәчетләрендә мәүлид аена багышланган чаралар дәвам итә. 22 ноябрь көнне “Рамазан” һәм “Ихлас” мәчетләрендә дә әлеге ай хөрмәтенә кичәләр үткәрелде. “Рамазан” мәхәлләсе аны кичке намаздан соң аш мәҗлесе рәвешендә уздырды. Чара кунаклары итеп шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт, аның урынбасары Фоат хәзрәт һәм башка мәчет имамнары да чакырылганнар иде. Мәҗлес мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәтнең җыелган халыкны мәүлид ае белән тәбрикләве һәм мәчет эшчәнлегендә актив катнашкан кешеләргә үзенең рәхмәтләрен белдерүе белән башланып китте. Соңрак “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Коръән укып дога кылынды. Шулай ук чара дәвамында Әлфәс хәзрәт “Рамазан” мәчетенең актив карты, Миңнулла абыйны юбилее белән котлады. Мәҗлес төнге намазга чаклы дәвам итте.

Төнге намаздан соң “Ихлас” мәчетендә кичке дәресләргә йөрүчеләр арасында Мөхәммәд Пәйгамбәргә (салаллаху галәйһи вәсәлләм) багышланган “Галәмнәрнең рәхмәте” дип аталган викторина уздырды. Уенчылар өч төркемгә бүленеп кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Ә чараның кунаклары итеп Алабуга шәһәренең үзәк мәчете имамнары чакырылган иде.

Шулай ук 22 ноябрь көнне шәһәребез мөхтәсибәте тарафыннан мәүлид аена багышлап уздырылган “Минем Пәйгамбәрем” дип аталан видео-роликлар һәм “Пәйгамбәрем шәҗәрәсе” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсларына нәтиҗәләр ясалды. Видео-роликлар конкурсында барлыгы 10, ә шәҗәрә ясау бәйгесендә якынча 30 кеше катнашты. Конкурслар нәтиҗәләре һәм катнашучыларны бүләкләү 25 ноябрь көнне төнге (ястү) намаздан соң 17:30 сәгатьтә “Хәләл үзәк”тә узачак “Хәлең ничек, мәхәллә?” дип аталган чарада булачак. Һәрбер катнашучыны әлеге чарада көтеп калабыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *