“Аллаһы Тәгалә безгә Әбү-Хәнифә мәзһәбендә булырга насыйп итте”

Татарстан мөселманнары мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның 14 февральдә Чаллыда узган “Мөселман өммәте һәм бүгенге көн бурычлары” конференциясендә ясаган чыгышы:

 

“Аллаһы Тәгалә безгә Әбү-Хәнифә мәзһәбендә булырга насыйп итте”

 

Барыбыз да таныйбыз: имам Шәфигый зур галим булган. Галим генә түгел, ул шигырьләр дә язган. Ул ике шигырендә Әбү Хәнифә турында сөйли, аны мактый. Бер шигыре шундый: шәһәрләр һәм анда булган һәр нәрсә мөселманнарның имамы Әбү Хәнифә, аның шәригать, фикх буенча хезмәтләре белән бизәкләнде, Забур битләрендәге аятьләр кебек. Аңа охшаш мәгърибтә дә, мәшрикътә дә, Куфада да юк. Һәм бу шигыренең ахырында ул әйтә: “Әбү Хәнифә фикерен кире кагучыларга ком бөртекләре санынча Аллаһның ләгънәте булсын!” Ягъни кем Әбү Хәнифә фикерләрен кабул итмәсә, бу кешегә ләгънәт булсын! дип әйтә имам Шәфигый рәхмәтуллаһи галәйһи.

Аллаһыга шөкер, Раббыбыз безгә шушы мәзһәбтә булырга насыйп итте. Яңа елда Сүриягә барып кайттык. Шунда галимнәр белән аралаштык. Алар сорый: “Сез  мәзһәбегезне ничек тотасыз?” Аннан соң бер галим янына – Нуретдин Гайтер янына кердек. Ул ничә ай сөйләшми иде, авырый. Янында улы. Ул бездән сорый, аннары аның колагына ачыклап аңлата. Галим бездән: “Сез нинди мәзһәбтә?”- дип сорый. Без үзебезнең 100 % хәнәфиләр булуыбызны әйттек. Ул башын күтәрде дә: “Вәис!”- дип кычкырды. Аннан безнең белән сөйләшә башлады. Бөтен кешеләр аптырашта. Берничә ай сөйләшми иде.

Аннан соң алар сорый: “Сез бит хаҗда 100% Хәнәфи буенча гамәл кыла алмыйсыз?” Безнең мәзһәб буенча хаҗда өч фарыз, 23 важип бар. Без аларны үтәргә тырышабыз. Кайтканда беркемнең дә җәзасы булмый.  Шулай гамәл кылмасак бер сарык чалырга туры киләчәк – җәза була. 23 ваҗип булса да без аларны үтибез. Сүрия галимнәре дә гаҗәпләнеп: “Ничек булдыра аласыз?”- ди. Тырышабыз.  Бу  буш сүз генә түгел. Безнең хаҗыбыз иң камил рәвештә оештырылган.

Башка бер  мисал китерәм: бер хәзрәт голәмәләр каршында башка бер хәзрәтне гаепләде: “Бу хәзрәт зина кылды,”- дип. Нишләп? “Икенче хатын алганда  вәли булмаган, никахы дөрес түгел,”- дип әйтә. Тирмизидә китерелгән хәдискә таяна: “Әгәр дә бер хатын-кыз вәлинең рөхсәте булмыйча кияүгә чыкса, аның никахы батыл, ягъни дөрес түгел.” Бу хәдис сахих, сахих җыентыгында китерелгән. Без әйттек: “Ул бит Хәнәфи мәзһәбе буенча эшләде. Хәнәфи мәзһәбендә ул никах шартларына керми. “Ә теге кеше: “Мин Хәнәфи булсам да пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе бар. Бу хәдис буенча без гамәл кылырга тиеш булабыз,”- ди. Әмма безнең мәзһәбебездә беренче чиратта аять тора. Аятьтән соң таватыр хәдис булса аңа игътибар итәбез. Әхәд хәдис булса, Әхәд хәдискә аять аша мәгънә бирәбез. Киресенчә түгел. Аллаһы Тәгалә “Бәкарә” сүрәсендә: “Әгәр дә өченче тапкыр хатыныңа талак бирсәң, бу ир кешегә бу хатын-кыз хәләл булмас, хәта ул икенче иргә кияүгә чыкканчыга кадә,”- диелә. Ягъни беркем бирми, ул үзе чыга, үзе ирекле. Аннан соң Гайшә анабыздан шундый хәдис килә: “Минем янымда ансарлардан бер кыз бар иде, мин аны кияүгә бирдем.”  Ә хатын-кыз беркайчан да вәли була алмый. Вәлинең булуы никах шартларыннан тормый. Әлбәттә, вәли ул кирәк. Әтидән рөхсәт алуың бик мөһим. Ләкин вәлисез укылса да никах никах булып санала, зина кылдылар, дип әйтмибез. Аннан соң мәзһәбебездәге иң көчле дәлил ул шул, бу хәдис кемнән килә? Гайшә анабыздан. Гайшә анабыздан Урва, Урвадан Зухрига күчә. Ибн Җөрәех берчакны Зухридан бу хәдис турында сорый. Зухри: “Мин бу хәдисне китермәдем, аны белмим,”- ди. Әбү Хәнифә рәхмәтуллаһи галәйһи : “Бу чылбырдагы кеше әлеге хәдисне белмәгәч, ул берничек тә дәлил була алмый,”- дип әйтә. Бу хәдисне китерә торган кеше аны инкяр итсә бу хәдискә таянып булмый.   Шундый хәдисләр бик күп. Мәсәлән: “Мәчет күршесендә намаз мәчеттә генә кабул була.  “Әмма без барыбыз да беләбез: әгәр дә бер кеше өендә намаз укыса, аның намазы дөрес. Ләкин ул җәмәгать савапларыннан мәхрүм калды. Аның намазы юк дигән сүз – саваптан мәхрүм калды дигән сүз. Ә беренче мисалга карата шундый йомгак ясый алабыз: вәлисез укылган никах ул дөрес, әмма аныңда бәрәкәт юк.

Тәсбих мәсьәләсе. Безгә шундый сорау бирәләр: “Сез хәнәфиләр дөрес эшләмисез, тәсбихне фарыздан соң тартмыйча сөннәттән соң тартасыз, бу сөннәткә каршы килә. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Бохарида китерелгән шундый хәдисе бар.  Кыямәт көнендә ничек җавап бирерсез?”   Әлбәттә, Бохари җыентыгындагы бу хәдисне без кабул итәбез.   Ләкин Гайшә анабыздан килә торган икенче хәдис тә бар (Мөслим җыентыгы, 592 санлы). Мәрәкүл фәляһ китабында бу хәдискә ачыклык кертелә: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәлам биргәч сөннәт намазына баса.” Ягъни кулыбызда бу темага кагылышлы ике хәдис бар. Бер хәдистә  пәйгамбәребезнең  (с.г.в.) фарыздан соң тәсбих тартуы турында әйтелә. Икенчесендә – тәсбих тармыйча сөннәткә басуы хакында. Хәдис фәнендә шундый кагыйдә бар: бер темага кулыбызда ике сахих хәдис булса, без аларны берләштерергә тиеш булабыз. Һәм әйтәбез: беренче хәдис иртәнге һәм икенде намазлары хакында сөйли. Иртәнге һәм икенде намазларыннан соң без беренче хәдис буенча гамәл кылабыз. Икенче хәдис калган намазлар турында сөйли. Кыямәт көнендә бирерлек җавабыбыз бар: “Ий, Раббым, пәйгамбәребезнең ике хәдисе бар иде, без алар буенча гамәл кылдык,”- дип.  Ә теге кешегә әйтәбез: “Ә син Кыямәт көнендә ничек җавап бирә аласың?”

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *