“В школу без забот” акциясе нәтиҗәләре

26 август көнне шәһәребезнең “Нур-Ихлас” мәчетендә “В школу без забот” акциясен йомгаклау чарасы булып үтте. Әлеге проект 2017 елдан бирле ел саен “Ихлас” мәчете каршында эшләп килүче “Ихсан” хәйрия төркеме тарафыннан оештырылып килә. Аның кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә иганәчеләр ярдәмендә яңа уку елы башында мәктәпкә әзерләнүдә булышлык күрсәтелә. Бу елны әлеге ярдәм 42 балага тапшылырды – аларның хәрберсенә мәктәп кирәк-яраклары алырга мөмкинлек биргән 2500 сум күләмендәге сертификатлар бүләк ителде. Чара барышында Яр Чаллы мөхтәсибәте каршындагы мәгариф бүлеге җитәкчесе Инсаф Хәзрәт Сәүбанов Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин исеменнән балаларга уку елы башлану уңаеннан котлау сүзләрен һәм аларга изге теләкләрен җиткерде. Балаларның күпчелеге башлангыч сыйныф укучылары иде, араларында хәзерге вакытта “Жемчужина” санаториесендә яшәүче Мариуполь шәһәреннән килгәннәре дә бар.

Әлеге проектны оештырган һәм аны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәтләре булсын.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *