“Ак мәчет” мәдрәсәсендә – фәнни-гамәли конференция

17 мартта Чаллының “Ак мәчете”ндә “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте” дигән темага III Халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Аны “Ак мәчет” мәдрәсәсе оештырды. Пленар өлешендә  “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Болгар академиясе укытучысы Әбдерразак әс-Сәгъди, Словакия республикасыннан “Кеше һәм аның хокуклары” гражданлык җәмгыяте рәисе Эмиль Хәмидуллин, Мәскәү лингвистик университетының фәлсәфи фәннәр  кафедрасы мөдире  Айдар Каюмов, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Алмас Шәйхуллов, Рәсәй Ислам институты ректоры, Болгар академиясе ректоры, сәяси фәннәр докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин, академик Мирфатыйх Зәкиев, филология фәннәре докторы Марсель Бакиров, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбутдинов конференциядә катнашучыларны сәламләделәр һәм кыскача гына тикшерелүче тема буенча үз фикерләрен әйттеләр. Мәсәлән, Әс-Сәгъди галимнәре булмаган халыкның юкка чыгачагы хакында искә төшерде һәм Болгар академиясе ачылуны зур казаныш дип атады. Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстанда Ислам мәгарифенең  барлыкка килүе, инде тормышка кергән өч баскычлы уку системасы стандартлары, кадимчелек һәм җәдитчелек традицияләре, аларның бүгенге  дини белем бирүдә чагылышы турында тәфсилләп сөйләде. Рәфыйк хәзрәт “Ак мәчет” мәдрәсәсенең фәнни конференцияләр уздыру буенча башлангычын тирән хуплавын белдерде, бу тәҗрибәне өйрәнәчәкләрен һәм башка урта мәдрәсәләрдә дә бу эшне җәелдерәчәкләрен белдерде.

Мирфатыйх аганың чыгышы бүгенге чорда татар телен саклап калу бурычларына багышланды.

Пленар өлештән соң секцияләргә бүленеп эшләү булды. Соңыннан конференция эшенә йомгак ясалды.

   Рәсемнәрдә: конференция эшеннән күренешләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *