Мәчетләрдә язгы өмәләр

“Чисталык иманның яртысы”, – дигән Мөхәммәд пәйгамбәребез галәйһиссәләм үзенең бер хәдисендә. Шушы сүзләрне истә тотып, бүген, 20 апрель көнне Чаллы шәһәре мәчетләрен җыештыру өмәләре булып узды. Мәхәллә кешеләре һәм мәдрәсә шәкертләре барлык эшләрен ташлап Аллаһ йортларын чистарттылар. Чара вакытында гадәттәгечә ир-атлар урам территориясендә, ә хатын-кызлар мәчет эчендә эшләделәр. Өмәләр чәй эчү мәҗлесе белән тәмамланды. Аллаһ һәркемнең кылган изге гамәлләрннән разый булсын!

Фотоларда: “Нур-Ихлас”, “Тәүбә”, “Ак мәчет”, “Рамазан”, “Әбүзәр” мәчетләрендә өмә барышы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *