“Ак мәчет”тә укытучыларны тәбрикләү кичәсе үтте

19 нче апрель көнне “Ак мәчет”нең якшәмбе курсларында белем бирүче укытучыларны тәбрикләү кичәсе үтте. Ел дәвамында барлыгы 83 төркемдә, 67 укытучыда  1303 ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар укыды.

Укытучылар составына килгәндә, алар барысы да мәдрәсә, шулай дәньяви югары һәм махсус-урта белем бирү уку йортларын тәмамлаганнар. Алар арасында шәһәребезнең төрле оешмаларында эшләүче яшьләр, студентлар, һәм шулай ук лаеклы ялга чыккан апа-абыйларыбыз укыта.

Инде ничә ел шәһәр халкы, тирә-як районнарда яшәүче халкыбыз өчен “Ак мәчет” гыйлем учагы булып тора. Һәр уку йортының үзенә генә хас сыйфатлары була, “Ак мәчет”нең йөзе булып, мөгаен югары дәрәҗәдә бирелгән гыйлем өстенә, югары әхлак тәрбиясен әйтергә буладыр.

Укытчыларга түбәтәй-яулыклар китаплар бүләк ителде. Мөгаллим-мөгаллимәләр шулай ук рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Ахырда барча укытучылар өчен чәй мәҗлесе оештырылды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *