Үзәге Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның 14 февральдә Чаллыда узган “Мөселман өммәте һәм бүгенге көн бурычлары” конференциясендә ясаган чыгышы

Халык керткән көчне без халыкка кайтарырга бурычлы. Әле аның табышы да булсын. Шуңа күрә шәһәрдә, авылда мәчет бар икән, аның халкы мәчетнең барлыгын белеп, тоеп, сизеп торсын. Әлбәттә, мәчет тырышырга, эшләргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Кешеләр арасында   иң хәерлеләре – башка кешеләргә күбрәк файда китерә торганнары.” Бу безнең бик мөһим вазыйфабыз. Дини мәрәсимнәрне тиешле дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп үтәү – ул  шушы халыкка хезмәткә керә.  Чөнки, әлхәмделилләһ, бүген безнең кулда зур көч. Кеше шатланса да, авыр вакытта да безгә килә. Бала туса да, балаларын никах юлына озатсалар да безгә киләләр. Авыр вакытта – әтисе, әнисе вафат булганда: “Хәзрәт, нишлик?”- дип мәетне юдырырга, җеназа укытырга киләләр. Беренче чиратта үзебезгә зур файда. Чөнки халыкның күңеле булса, аңа вәгазь-нәсихәт тә үтә.  Хәзрәткә килгәч җитәкче дә тыңлый башын аска иеп, җеназада без хуҗа. Анда шәһәр башлыгы да түгел, башкалар да. Без алып барабыз, дога белән озатабыз. Менә бу әйберләргә без зур игътибар бирергә тиеш. Түбән Кама шәһәрендә мәчет зур, халык күп керә. Чөнки бездә мәчетләр, кызганычка каршы,  күп түгел. Дини мәрсимнәрне үтәгәндә безгә бик күп нәрсә охшамый иде. Ни өчен? Мәсәлән, кеше телефоннан никах заказывать итә: “Менә безнең шимбә никах, җибәрегез безгә мулла.” Кемнәр алар? Аның кияүе кем? Әти-әниләре исән-саумы? Шаһитләре кем? Без  бит инде янгынчылар төркеме түгел – янгын чыккан, срочно никах кирәк. Бу бит никахның дәрәҗәсен төшерү була. Менә шушы тормыш вакыйгалары безне никах мәсьәләсен шактый гына катлауландырырга мәҗбүр итте. Шәһәрдә гариза бирергә ЗАГСка барсаң, сиңа әйтәләр: “Барыгыз, берәр ай уйлап килегез әле. Бәлки уйлап бетермәгәнсездер,”- дип. Аксакаллар, остазлар белән җыелып киңәшләштек тә, никахлашучыларга шартлар куйдык. Беренчедән, заявкаларны телефоннан алмый башладык. Килсеннәр, күреп сөйләшик. Икенче этап – гаризаларны ала башлагач атнага ике дәрес куйдык. Коллектив зур булгач мондый мөмкинлек бар. Гариза язган пар никахка кадәр кимендә бер дәрестә катнашырга тиеш. Бу никах дәресе дип атала. Яшьләр башта зарландылар, аннан соң, шулай кирәк, дип килә башладылар. Һәм менә остазлар яшьләр белән утыра. Алар бернәрсә белмиләр. Ничек безнең талаклар күп булмасын. Гаилә, никах турында егет тә, кыз да белми. Менә бу әйберләрне аңлату бик файдалы. Без дәресләрдә мәҗлес турында да аңлатабыз. Хатын-кызлар утыра икән, алар яулыктан, озын җиңле күлмәктән булырга тиеш. Нинди ризык? Боларны телефон аша заявка алып контрольдә тотып булмый. Ә монда килгәч без аңлатабыз табыныңда шул булырга тиеш, хәләл ит кирәк булса – менә аның адресы дип. Кеше белән күрешеп эшләүнең файдасы бик зур. Никах журналы тутырылып бара – кем әңгәмә үткәргән. Никахта берәр проблема килеп туса – без шундук ачыклыйбыз – кем әңгәмә үткәргән, нигә ул мәсьәлә хәл ителмәгән? Үзебез моннан бик зур файда күрәбез.

Һәм тагын бер катлаулы як – үлем-китем, җеназа мәсьәләсе. Чөнки монда без тиешле дәрәҗәдә аларга ярдәм итә алсак, әлбәттә, иман да аның күңеленә кереп калачак. Чөнки син аның әтисен озаттың,  әнисен озаттың. Һәм ул аңа мәчеткә йөрү өчен беренче адым була.

Вафат булучыларны соңгы юлга озатканда еш кына авырлыклар килеп туа иде. Чөнки көнгә унга якын мәет була, 20-30 градус салкында чыгып китәргә кирәк. Без бик күп кенә уйлап-фикерләшкәннән соң шундый карарга килдек:   җеназаханә төзәргә. Цивилизацияле илләрдә – гарәп, төрек илләрендә бу әйберләр бар. Хаҗга баргач үзебез күреп кайттык. Һәм без җеназаханә бинасын эшләдек. Ул безнең 5 йолдызлы булмаса да, 3 йолдызлы отельдән ким түгел. Һәм бу минем тәҗрибәмдә әҗәтсез эшләнгән бердәнбер объект булды. Мәчет салсаң еллар буе әҗәт түләп йөрисең.  Без бер мәчет төзедек – 12 суд булды инде. Ә монда хәтта безнең автомашинага акча калды. Яхшы ак машина алдык. Кешеләр бу проектны шул кадәр яратып кабул итте, хәтта урыс җитәкчеләре: “Менә минем оешмада кеше постоянно үлә, нишләтергә, ничек ярдәм итәргә белми идем, мин дә акча бирим,”- дип ярдәм күрсәттеләр.

Бабайлар әкрен генә шулай яңача эшли башладылар. Үлем-җитем булса, бабайлар әйтәләр: “Кирәк булса өегезгә җибәрәбез, кирәк булса безгә алып киләсез.” Кеше җеназаханәне сайлый башлады. Беренче шикләнә, мин өйдән алып китәм, ди. Барып күргәч фикере үзгәрә. Җеназаханә бинасы заманча  шифаханә кебек: аның көтә, утыра торган җирләре, аерым суыту камерасы бар. Җеназаханә мәчет ишек алдында да булгач, кеше күңеленә ята. Узган елны гына 652 мәрхүм белән мөрәҗәгать иткәннәр, шуның 603 җеназаханәне сайлаган.

Никах, җеназа мәсьәләләрен, исем кушу, Коръән уку, искә алу  мәҗлесләрен бер тәртиптә тоту өчен без, Аксакаллар белән киңәшләшеп, мәчеттә дини мәрәсимнәр Үзәге төзедек. Ул хәзер мәчетнең бер бүлеге кебек. Бер бабайны без шунда җитәкче итеп куйдык.  Ниндидер ризасызлыклар булганда бабайлар җыелып бу мәсьәләне үзләре хәл итә. Үзәкнең булуы шушы эшләрне җайга салырга ярдәм итте. Һәм, әлбәттә, имамнар да, мөхтәсиб тә шушы тәртипкә буйсына. Миңа кемдер килә икән, әйдә әле, хәзрәт, кызыма никах укы, дип, мин әйтәм: “Сез шунда барып язылыгыз. Балаларыгыз дәресне кабул иткәннән соң: “Йосыф хәзрәт белән сөйләшкән идек, ул бара,”- дип әйтегез,”- дим. Имам-мөхтәсиб тә бу әйбергә буйсынырга тиеш була.

Авылларда, әлбәттә, җеназаханә төзеп булмый. Әмма җеназаны, башка эшләрне җиңеләйтү өстендә күп эшләргә мөмкин. Әйтик, һәрбер мәчеттә мәет чемоданы бар. Аның берсе ирләр, икенчесе хатын-кызлар өчен. Без Үзәк мәчеттә  7-8 ел элек бу әйберләрдән киттек. Ягъни чемоданнарны чыгарып аттык. Ни өчен? Чөнки ул зур проблемалар тудыра. Кешегә аны килеп алырга кирәк, аннан соң бабайлар андагы халатларны кияләр. Бабайлар халатларны салып калдыргач хуҗалар аларны юарга тиеш. Ярый, авылда аны мунчада юып  коймага эләргә була. Ә шәһәрдә кайда юасың аны? Киемең белән бергә юасыңмы? Аңа ис сеңеп бетә. Әле ул кибеп бетми, аны үтүкләмиләр – киптереп бетермиләр. Ул бурсый. Мәет юарга килгән бабайлар зарлана. Шуңа күрә без уйладык та, шифаханәләрдә хирурглар тарафыннан операция ясаганда куллана торган халатлар алдык. Интернеттан заказать иттек – ярты вагон. Хәтта башка районнарга да җитәрлек. Халык рәхмәтен әйтеп туялмый – соңыннан халат юып йөрисе юк. Реклама дип уйламагыз, аны башкалар да сата. Аерым пакетлар ясадык. Аңа өч халат салдык, аларның алды ламинированный, юучы әбинең, бабайның күлмәгенә су үтмәсен өчен. Башлыгын да керттек, ис кермәсен өчен маскасы, перчаткалары бар. Чөнки кул белән юу дөрес түгел. Өч пар  бахилы бар, фатирны пычратмаска.  Һәм үзенең сабыны, губкасы бар, матур, чиста итеп юарга. Кешедән бернәрсә дә кирәкми. Киләләр. Алдан халатны киеп икенчесе бәйли. Соңыннан алып пакетка салып (әле аның чүп өчен пакеты да бар), тарттырып бәйләп китәләр. Кешеләргә бернинди мәшәкать калмый. Менә моны кешеләр үзләре сатып ала, үзләре безгә рәхмәт укый. Әле бер-ике сум өстәсәгез мәчеткә дә файдасы кала. Шундый элементар, җиңел әйберләрне без кулланмыйбыз. Мәчет исәбенә алып куйсаң да унны – ул 3,5 мең сум була –  авыл өчен бер елга җитә.

Менә күп авылларда колаша проблема. Алар ватык була. Ярый, бабайлар карап, ямап тора. Кайбер авылларда һаман кабыкта юалар. Ул ярылып беткән була. Агачтан булуы да дөрес түгел. Анда микроблар кала, аларны юып бетереп булмый. Мөхтәрәм җәмәгать, бу бит проблема түгел. Без колашаларны азык-төлек өчен кулланылучы нержавейкадан эшләттек, аяклары җыела торган. Җип-җиңел, бер кулга гына күтәрәсең. Аның суы агып китәр җирләре бар.   Үзебезгә генә түгел, тагын берничә районга эшләттек. Мәеткә сөенеп ятырга була. Аны авылга алсаң 20 елга җитә.  Әтисен, әнисен  җирләгәннән соң берәр хәллерәк кешегә әйтсәң, ул аны садака итеп алып бирә.

Көчебездән килгәнчә эшебезне сыйфатлы эшлик һәм халыкка катлаулы тормышны әз генә булса да җиңеләйтергә тырышыйк. Әгәр дә безнең халыкка хезмәтебез булса, әлхәмделилләһ, халык та килә, мәчетеңне дә карый, ремонтка да, газыңа түләргә дә, хезмәт хакына да  акчаң була.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *