Балалар хаҗга сәяхәт ясады

5 мартта  Чаллы мөхтәсибәте каршындагы “Хәзинә” клубында  дини гыйлем алучы балаларның  (җитәкчесе Ләйсән Әхмәтшина) “Нур-Ихлас” мәчетендә “Хаҗга сәяхәт” бәйрәме узды. Башта балалар самолетта изге Мәккә шәһәренә очтылар. Самолетта аларга Изге Мәккә шәһәре һәм Хаҗ гыйбадәте турында видеофильм  күрсәтелде. Аннары балалар кунакханәгә урнашты, биредә тамак ялгады. Малайлар госел коенып ихрамга керделәр. Хаҗ төркемен шәһәрнең “Ихлас” мәчете имамы Илгиз хәзрәт Әшрәпов җитәкләде. Аның җитәкчелегендә балалар  тәваф кылды, ике рәкәгать доха  намазы укыды, зәм-зәм суы эчте,  сәгый кылды. Балалар Гарәфәт тавы макетына  килеп анда дога-теләкләрен язган кәгазь кисәкләрен ябыштырып  калдырдылар. Мөздәлифә үзәнлегендә таш җыйгач, Минага килеп шайтанга таш ату, корбан чалу  йолаларын үтәделәр һәм чәчләрен кыскартып ихрамнан чыктылар. Соңыннан хаҗны белү буенча викторина үткәрелде, балаларга Кәгъбәтуллаһ макеты ясалган сувенирлар бүләк ителде, алар тәмле пицца белән сыйландылар.

Бәйрәмдә йөзгә якын бала катнашты. Клуб җитәкчесе Ләйсән ханым әйтүенчә, мондый чаралар Чаллы  мәчетләрендә  инде берничә ел үткәрелә.   

   Рәсемнәрдә: бәйрәмнән күренешләр.  

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *