Балаларның язгы каникул чорында Чаллыда республика күләмендә үтә торган XXII Коръән уку бәйгесе турында мәгълүматлар:

Бәйгедә Удмуртиянең Можга шәһәреннән, җөмһүриятебезнең Аксубай, Актаныш, Чирмешән, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Мөслим, Әлмәт, Әгерҗе, Казан, Менделеевск, Чаллы шәһәр-районнарыннан 140 бала (72 ир бала һәм 68 кыз бала) катнашты. Бәйге 22 мартта шәһәрнең “Ак мәчет”ендә үтте. Оештыручылары – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Чаллы мөхтәсибәте, “Ислам нуры” дини-эшмәкәрлек Үзәге. Бәйгедә Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты.

7 яшькә кадәрге малайлар төркемендә призлы урыннар алучылар:
Хәсән Закиров (Чаллы) – беренче;
Нуриман Корбанов (Әгерҗе) – икенче;
Ибраһим Саттаров (Тукай районы).

7 яшькә кадәрге кызлар арасында җиңүчеләр:
Мәрьям Сәгъдиева (Алабуга) беренче;
Нәзилә Агабалаева (Чаллы) – икенче;
Мәрьям Шәмсетдинова (Алабуга) өченче.

10 яшькә кадәрге малайлар төркемендә:
Ямин Хәйдәров (Алабуга) – беренче;
Юсуф Галиев (Түбән Кама) – икенче;
Амаль Гаджиев (Чаллы) – өченче.

10 яшькә кадәрге кызлар төркемендә:
Хәдичә Хаҗиева (Тукай районы) – беренче;
Әминә Хәйретдинова (Түбән Кама) – икенче;
Мәрьям Гыйззәтуллина (Түбән Кама) – өченче.

13 яшькә кадәрге малайлар төркемендә:
Ибраһим Гомәров (Чаллы) – беренче;
Кәрим Хуҗин (Алабуга) – икенче;
Әмин Шәйдулов (Түбән Кама) – өченче.

13 яшькә кадәрге кызлар арасында:
Мәръям Хаҗиева (Тукай районы) – беренче;
Гайшә Хәйбрахманова (Түбән Кама) – икенче;
Зәйнәб Хәйретдинова (Түбән Кама) – өченче.

15 яшькә кадәрге егетләр төркемендә:
Габдулла Әүхәдиев (Әлмәт) – беренче;
Мөхәммәд Гарифуллин (Актаныш) – икенче;
Әхмәд Әүхәдиев (Түбән Кама) – өченче.

15 яшкә кадәрге кызлар арасында:
Хәбибә Мөфлихунова (Әлмәт) – беренче;
Кәримә Газизуллина (Можга шәһәре, Удмуртия) – икенче;
Гүзәл Сабирҗанова (Чаллы) – өченче.

Бәйгенең иң яшь катнашучысы призына ия булучылар:
Кәрим Нуруллин (Чаллы) – 2 яшь;
Гайшә Юсупова (Түбән Кама) – 2 яшь.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *