Имам-мөхтәсиб МЧС идарәсендә

26 октябрьдә Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин шәһәрнең МЧС идарәсенең  офицерлар составы  белән очрашты һәм Ислам диненең гомумкешелек кыйммәтләре турында әңгәмә үткәрде. Аның барышында Исламча яшәү рәвеше, хәләл туклану, Исламның террорчылыкка һәм экстремизмга карата мөнәсәбәте һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Әлфәс хәзрәт әңгәмәдән соң идарәнең материал базасы, яңа техника үрнәкләре белән танышты, аларга хезмәт күрсәтүчеләр белән дә әңгәмә корды.

Очрашу вакытында Ислам дине турындагы әңгәмәләрне дәвам итү турында  килешенде. Киләчәктә алар кварталга бер тапкыр  уздырылачак.

Имам-мөхтәсиб МЧС идарәсендә Имам-мөхтәсиб МЧС идарәсендә

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *