Туган телебезне саклыйк!

Бөтен галәмнәрнең раббысы булган, безне төрле милләтләр итеп яралткан,  төрле нигъмәтләр белән бүләкләгән Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм олуглауларыбыз булса иде. Барча пәйгамбәрләрнең имамы булган, безгә мәңгелек бәхеткә илтүче юлны өйрәтеп калдырган Аллаһның расүле – Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез, салаватларыбыз һәм һәртөрле изге догаларыбыз булса иде.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Һәркайсыгызны динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләмү галәйкум вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!

Соңгы вакытта татар телен саклау турында күп сөйләшүләр бара. Кызганычка каршы, кайбер кардәшләребез туган телебезгә битарафлык күрсәтәләр, татар телен белү нәрсәгә кирәк, диләр. Туган телебезгә шундый мөнәсәбәт бай тарихыбызны, тамырларыбызны, рухи мирасыбызны белмәүдән килә. Ә бит газиз халкыбыз гаять бай рухи хәзинә тудырган, гомумкешелек мирасына үзеннән зур өлеш керткән. Шунысын белергә кирәк: мең ярым еллык язма әдәбияты булган халыклар дөньяда бик сирәк! Бабаларыбыз безнең эраның бишенче гасырларында ук, үз алфавитларын булдырганнар, унынчы гасырдан алып егерменче гасырның 20нче елларына кадәр, ягъни мең елдан артык гарәп язуын кулланганнар. Туган телебездә олуг галимнәребез динебезнең төрле фәннәре (гакыйдә, фикһ, тәҗвид, сира, әхлак һ.б.) буенча китаплар язып калдырганнар, бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз бик матур әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр. Шуңа күрә танылган галим Миркасыйм Госманов (1934-2010) әйткән: “Халыкның милли йөзен, милли рухын, милли төсмерен билгеләүче әйбер була һәм татарларда ул, иң беренче чиратта, китаплылык”.

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә “Хөҗүрат” сүрәсенең 13нче аятендә болай дип әйтә:

يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى

وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ

إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ

Әй, кешеләр! Хактыр ки, Без сезне бер ир һәм хатыннан яралттык. Бер-берегезне өйрәнер өчен, сезне халыклар һәм кавемнәргә (милләтләргә) аердык. Аллаһ каршында иң хөрмәтлерәгегез Аллаһтан (Аның җәзасыннан) куркып, гөнаһлар кылудан сакланучыгыздыр.  Дөреслектә, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдар булып тора.

         Милли үзенчәлекләрне, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакламасак, бер-беребезне ничек танырбыз? Милләтләр кирәк булмаса, Аллаһ аларны яралтмас, аятьләре белән әһәмиятен дә аңлатмас иде. Милли үзенчәлекләрне, шул исәптән туган телебезне санга сукмау Аллаһка каршы килү була. Туган телебезне өйрәнү, белү һәркайсыбыз өчен тиешле гамәл. Балаларыбызга дини тәрбия белән бергә милли тәрбия дә бирү зарур. Әмма милли тәрбия, милли аң, милли горурлык башка халыкларны кимсетү хисабына булырга тиеш түгел. Аллаһы Тәгалә “Хөҗүрат” сүрәсенең 11нче аятендә болай дип әйтә:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا يَسْخَرْ قَومٌ مِّن قَوْمٍ عَسَى أَن يَكُونُوا خَيْرًا مِّنْهُمْ

“Әй, мөэминнәр! Бер кавем икенче кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтимал”. Йә гарәп, йә төрек, йә урыска охшарга тырышып, үз милләтебезгә, туган телебезгә кимсетеп карасак, әлеге аятькә каршы килүчеләр булмабызмы? Шул ук вакытта башка бер милләтне кимсетеп карау да дөрес түгел. Аллаһы Раббыбыз бу аятьтә: “Әй, мөэминнәр!” дип эндәште, димәк, иманлы кеше үз милләтенә дә түбәнсетеп карамас, башка милләтне дә хөрмәт итәр.

Телебезне, гореф-гадәтләребезне белмәү, өйрәнмәү, безне рухи яктан зәгыйфьләндерә, ярлыландыра, динебездән ваз кичүгә дә китерергә мөмкин.

Бөек галимебез Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни (1818-1889) әйткән: “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый, алар: милли тел, милли кием һәм милли гореф”.

Татар телебез искиткеч матур һәм камил. Аны өйрәнүгә омтылырга кирәк.  Туган телебезне яхшы  белсәк, рухи мирасыбызны, бай мәдәниятыбызны өйрәнә алачакбыз, башка төрки телләрне аңлыячакбыз. Гаиләләребез, туган-тумачаларыбыз һәм дин кардәшләребез белән ана телебездә аралашыйк. Хаталар булса да, рус сүзләре кушылса да, туган телебездә сөйләшик. Никадәр күбрәк сөйләшсәк, телебез шулкадәр яхшырак, камилрәк булыр.

Вәгаземне танылган язучыбыз Мәҗит Гафуриның (1880-1934) “Ана теле” дигән шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.

Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам.
Шул анам теле белән “бала” диләр анам-атам.

Шул тел аркылы гыйлем, уку-язуны өйрәнәм,
Шул тел аркылы укып, белеп, булырмын чын адәм.

Мин бала чактук “әти-әни” дидем шул тел белән.
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм дигән шул тел белән.

Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.

Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.

Аллаһы Тәгалә барчабызга динебезне, туган телебезне, милли үзенчәлекләребезне саклап, изгелекләр кылып, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен!

ТҖ МДНнең дәгъват бүлеге

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *