Хаҗилар мәҗлесе

15 сентябрь көнне шәһәребезнең “Утыз-Имәни” мәчетендә бу елны “ДУМ РТ Хадж” агентлыгы аркылы олы хаҗда булып кайткан хаҗилар мәҗлесе булып үтте. Әлеге чарага “ДУМ РТ Хадж” агентлыгы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов та килгән иде. Мәҗлес өйлә намазыннан соң мәчетнең беренче катында үткәрелде. Аны бу елны Чаллы шәһәре хаҗилары җитәкчесе булып барган Инсаф хәзрәт Сәүбанов хаҗиларны тәбрикләү сүзләре белән башлап җибәрде. Соңырак шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, “ДУМ РТ Хадж” агентлыгы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов һәм “Утыз-Имәни” мәчете имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт тә хаҗиларны шушы дини йоланы үтәүләре белән котладылар һәм хаҗ агентлыгы эшчәнлеге белән таныштырып үттеләр. Бу елны Чаллы шәһәреннән “ДУМ РТ Хадж” агентлыгы аша якынча 100 кеше хаҗ сәфәре кылды. Шулай ук мәҗлес барышында хаҗилар да сүзсез калмады. Үзләренең чыгышларында алар сәфәр вакытында килеп чыккан кызыклы мизгелләр белән уртаклаштылар һәм үзләренең җитәкчесе Инсаф хәзрәткә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Мәҗлестә якынча 55 кеше катнашты. Аш мәҗлесе тәмамланган соң киләсе елның хаҗ сәфәрен үткәрү буенча киңәшләшү булып узды.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *