Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы

12 сентябрь көнне шәһәребезнең “Сөембикә” мәчетендә Чаллы мөхтәсибәте имамнарының чираттагы җыелышы булып узды. Ул көндезге 11:00 сәгатьтә башланып өйлә намазына чаклы дәвам итте. Мәҗлес барышында “Җәмигъ” мәчете төзелеше, мәчетләрдә никах уку, мөселман балаларының мәктәпләрдә булган проблемалары белән бәйле темаларга фикер алышынды. Шулай ук шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин имамнарны Татарстан республикасы Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Самигуллинның яңа боерыгы белән таныштырп китте. Җыелыш ахырында имамнар тарафыннан ашыгыч никахлар укытмаска, талак сорауларын казыяткә тапшырырга һәм никахларны бары тик имамнар яки аларның ярдәмчеләренә генә укырга рөхсәт бирергә дигән фикергә килделәр.

Өйлә намазыннан соң мәчеттә Корбан ашы мәҗлесе дә үткәрелде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *