Чаллыда – шәһәркүләм ифтар

 24 майда Чаллыда шәһәркүләм ифтар  үтте. Шәһәрнең барлык мәчетләрендә дә бу кичне авыз ачу мәҗлесләре оештырылды. Ә мөселман активы өчен 200 кешелек ифтар, инде традициягә кергәнчә, “Аш-Су” ресторанында чакырылды. Мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты аппараты каршындагы дини берләшмәләр белән эш итү идарәсе баш белгече Альберт Ривкать улы Диржизов, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимов, шәһәр имамнары, күрше-тирә районнар имам-мөхтәсибләре, мөхтәсибәтнең аксакаллар Шурасы әгъзалары, танылган мөселман спортчылары, абыстайлар, эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты. Җыелучыларны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Рамил Хәлимов, мөфти Камил хәзрәт сәламләделәр  һәм изге Рамазан ае белән котладылар. Мөфти хәзрәт үз чыгышында ураза тотуның әҗер-саваплары турында тәфсилләп сөйләде.

  Мәҗлес барышында Рамазан аена багышланган вәгазьләр сөйләнде, ахшам намазы укылды, шәһәрнең Җәмигъ мәчете төзелеше өчен садака җыелды.  

  Рәсемнәрдә: шәһәр мөселман активы өчен булган мәҗлестән  күренешләр; мөфти Камил хәзрәт һәм Әлфәс хәзрәт чыгыш ясыйлар.   

SONY DSC

SONY DSC

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *