Татарстан мөфтие татар телен яклап социаль челтәрләрдә мәгълүмати кампания башлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин социаль челтәрләрдә татар телен яклап чыгып, мәгълүмати кампания башлап җибәрде. Үзенең instagramдагы Kamil Samigullin (@kamilhazrat) рәсми битендә мөфти хәзрәтләре бөек мәгърифәтче һәм дин галиме Каюм Насыйриның халкыбызның туган телен кайнар яклап чыгып әйткән «Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел”, – дигән сүзләрен китереп, милләттәшләрен һәм дин кардәшләрен ана телебезне яратырга чакыра.

“Татарчаң такы-токымы? Юкка ояласың! XIX гасыр татар шагыйре Габделҗәббар Кандалый үзенең бер шигырендә дүрт телне кушып язган:

Чи хуш бән мөәйяд, тарилдә орех,
Вә ин ләм йөәккәл, булыр ул грех.

Ягъни “тәлинкәдәге чикләвекләр шундый яхшы, ашамый калсаң гөнаһы булыр”. Ничек беләсез, шулай аралашыгыз. Тик туган телегезгә мәхәббәтегезне генә җуймагыз. Ватык-җимерек сөйләмне тыңлый алмаган милләттәшләребезгә исә аерым мөрәҗәгать итәсем килә: биздермәгез кешене ана теленнән! “Чыктым аша күпер” булса да, ярты сүзе русча булса, сөйләсен. Яшәсен татар теле!”, – диелә Камил хәзрәтнең битендә.

Мәгълүм булганча, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уткәрде. Нәтиҗәдә мөфтияттә татар телле мохит булдыру, мәчетләрдә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” укыту программасын кертеп җибәрү турында карарлар кабул ителгән иде. Эшчәнлекнең аерым юнәлеше итеп татар телен интернетта пропагандалау, аерым алганда, социаль челтәрләрдә мәгълүмати кампания башлап җибәрү билгеләнде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *