Мөселманнар Идел буе Болгарстанында Исламны рәсми кабул итү көнен Изге Болгар җыенында билгеләп үттеләр

15 июнь көнне Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы “Изге Болгар җыены” чарасы узды. Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән күпсанлы мөселманнар, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, дин әһелләре лидерлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия Федерациясе төбәкләреннән мөселман дин әһелләре катнашты.

Бәйрәм Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Абдулхамид хәзрәт Зиннәтуллин башкаруында изге Коръән аятьләре укудан башланды һәм республика солистлары башкаруында мөнәҗәтләр һәм нәшидләр, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов башкаруында вәгазьләр белән дәвам итте. Тантанада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөселманнары башлыгы, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Мәскәү, Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Кырымның мөселман дин әһелләре сәламләде. Җыенның мәртәбәле кунаклары булып төрле дәрәҗәдәге дәүләт җитәкчеләре дә торды: Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев, Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин катнашты, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Казан һәм Татарстан Митрополиты, владыка Феофан.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы 10 елда борынгы Болгар җирлегендә бик зур үзгәрешләр булды. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә, бу җирдә искиткеч туристик үзәк булдырып, бөек тарихи мирасны торгызуга ирешкәннәр, дип билгеләп үтте ул.

Минтимер Шәймиев Борынгы Болгарны торгызу буенча масштаблы эштә бөтен республика катнашты, дип өстәде. «Бу Безнең мирас. Алга таба эшне дөрес итеп оештырырга, эчтәлекле өлешен үстерергә һәм баетырга кирәк. Бу безнең җир, монда безнең тарих. Аны сакларга кирәк!» – диде ул. Аннары «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Борынгы Болгар» комплекслы проектын гамәлгә ашыруга аерым өлеш керткәне өчен Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Яңарыш» Республика фонды Хәйриячеләре кенәгәсенең IX томын тапшырды. Минтимер Шәрипович кулыннан рәхмәт сүзләре белән бергә шундый ук бүләкне республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин да алды.

Мөфти хәзрәт үз чиратында чарада катнашучыларга Пәйгамбәребез Мөхәммәд Саллах алейхи ва саллямнең хәдисе белән мөрәҗәгать итте: “Биш нәрсә килгәнче биш төрле әйбернең кадерен бел: картлык килгәнче яшьлекнең, авыру-сырхау килгәнче сәламәтлекнең, фәкыйрьлек килгәнче байлыкның, мәшәкатьлек килгәнче буш вакытның, үлем килгәнче яшәүнең”. Аннары шушы хәдискә ияреп: “Милләтебез югалтмас өчен, үз динебезне сакларга һәм бәяләргә тиеш”, – дип йомгаклады ул сүзен.

Әлеге чараның иң мөһим өлеше булып Җәмигъ мәчете территориясендә җәмәгать белән өйлә намазын уку булды. Камил хәзрәт дин тотучыларны дога кылырга чакырып азан әйтте, Тәлгать хәзрәткә ияреп намаз кылынды. Намаз укуда шулай ук Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Текст һәм фотолар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды: http://dumrt.ru/news/news_22336.html

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *