300 кешелек ифтар мәҗлесе үтте

29 апрель көнне Чаллы шәһәренең “Аш-Су” ресторанында шәһәребез мэры Мәһдиев Наил Гамбәр улы 300 кешелек ифтар ашы үткәрде. Мәҗлестә Чаллыда дин эшләрендә катнашучы активистлар, иганәчеләр, имамнар, җәмәгать эшлеклеләре чакырулы иде. Чара шәһәребезнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәлимов Рамил Мәрван улының сәламлау сүзләре һәм Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның рамазан ае фазыйләтләре, ата-анага карата хөрмәт күрсәтү турында кыскача вәгазе белән башланып китте. Соңрак Коръән аятьләре укып ахшам намазына азан әйтелгәннән соң барлык кунаклар җыелышып кичке намазны укыды. Ифтар мәҗлесе азагында Наил Гамбәр улы килгән барлык кунакларга үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Уз чиратында шәhәр җәмәгатьчелеге Наил Гамбәр улына төзелеп килүче Җәмигъ мәчетенэ игътибары һәм теләктәшлеге өчен рәхмәт сүзләре ирештерде.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *