“Утыз Имәни” мәчетендә уку елын тәмамлау

Изге Җомга көнендә “Утыз Имәни” мәчетендә уку елын тәмамлауга багышланган бик күркәм мәҗлес булып узды. Мәчет имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт Гайниев гыйлем алуның фазыйләтенә багышланган вәгазь сөйләде,мәхәллә исеменнән һәм шәхсән үзеннән мәчеттә хатын-кызларга инде өч ел дәвамында гыйлем биргән Сәрия абыстай Миндубаевага һәм ир-атлар группасын укыткан мәчет имамы Инсаф хәзрәт Сәүбәновка рәхмәтләрен белдертте. Ошбу уку елы бик бәрәкәтле үтте,шәкертләр күп вә файдалы гыйлем тупладылар,киләчәктә дә ошбу гыйлем алу юлы дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Шәкерт абый-апаларыбызда,үзләренең рәхмәт сүзләрен хәзрәтләргә юлладылар,хассәтән мәчетебез имам-хатыйбына Салихҗан хәзрәткә, уку-укыту өчен барча шартлар тудырганы һәм оештырганы өчен. Мәҗлес бәрәкәтле табын артында дәвам итте, Коръән укып вә дога кылынып тәмамланды. Аллаһ Тәгалә барчабыздан разый булса иде!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *