Намаз җәннәт ачкычы

“Намазның ачкычы тәһарәт. Ә җәннәт ачкычы намаз” ,- диде Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салаллаһү галәйһи вә ссәләм) үзенең бер хәдисендә. Икенче бер риваятьтә исә балаларны 7 яшьтән намазга өйрәтергә кушылган. Шушы хәдисләрне истә тотып, 28 апрель көнне Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар арасында намаз уку бәйгесе үткәрелде. Катнашучыларны теркәү иртәнге 8:00, ә бәйге 9:00 сәгатьтә башланды. Ул 3 номинациядә: мәктәпкәчә һәм 1-2 сыйныф укучылары, 3-4 һәм 5-6 сыйныф укучылары арасында барды. Намаз кагыйдәләре буенча белемнәрен кызлар һәм малайлар аерым залларда күрсәттеләр. Бәйгедә якынча 30 бала катнашты. Чара азагында беренче урыннарны яулаучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Шулай ук барлык килгән балаларга да мөхтәсибәт тарафыннан шоколадлар таратылды. Бәйге күңелле һәм кызыклы рәвештә үтте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *