Татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча турнирга чакырабыз

2021 елның 4 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Рәсәйкүләм турниры узачак. Ярышта Татарстан һәм янәшә регионнардан 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Турнирны ачу тантанасы ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Турнир иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар шәһәребезнең “Витязь” спорт комплексында узачак.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерүче ярыштыр. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәләр, җиңүче командага ТР МДН Кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләккә – Гомрә хаҗына юллама беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тестирование узган мөселманнар кертелә. Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрендә, кул көрәше – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узачак.

Шунысы игътибарга лаек, узган турнирда 116 спортчы, шул исәптән Татарстан, Удмуртия, Самара, Оренбург һәм Башкортстанның 25 шәһәр һәм районнарыннан 12 спорт мастеры һәм 11 спорт мастерлыгына кандидат катнашты. Төп призга татар көрәше буенча турнирда 85 кг га кадәр авырлыкта җиңү яулаган Чаллы спортчысы Данил Хәйриев лаек булды. ТР МДН кубогын Чаллы командасы отты.

Кул көрәше һәм мөселман яшьләренең милли көрәше буенча турнирда катнашырга чакырабыз!

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *