Фәнни-гамәли видеоконференция үтте

15 март көнне Чаллы мөхтәсибәте шәһәребезнең мәчет имамнары һәм Рәсәй Ислам институты белән Болгар Ислам академиясен тәмамлаучылар катнашында “XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы татар дин галимнәре мирасы” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрде. Чара онлайн рәвештә кичке алтыдан тугыз сәгатькә кадәр узды. Аның дәвамында Мөхлисә Бубый, Габденасыйр Курсави, Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин кебек бөек шәхесләребезгә һәм татар дин галимнәребезнең Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе үә рәхмәте булсын) сөннәтенә, хәдисләренә бәйле хезмәтләренә кагылышлы темаларга 7 кеше чыгыш ясады. Караучылар саны 70 кешедән артык иде.

Конференция Коръән аятьләре укылганнан соң Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллинның нәсыйхатьләре белән башланып китте. Ризаэтдин Фәхретдиннең тәрбиягә бәйле хезмәтләренә багышланган доклад белән беренче чыгышны “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Сәубанов башкарды. Икенче чыгышны “XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы татар дин галимнәрендә хатын-кыз мәсьәләсе” дигән темага “Чаллы Яр” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Зияров ясады. Үзенең чыгышында ул Муса Бигиев һәм Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләре мисалларын кулланды. Соңрак Болгар Ислам академиясен тәмалаган Рамазан хәзрәт Идрисов катнашучыларны Габденасыйр Курсавиның тормыш юлы белән таныштырып үтте. Дүртенче докладны “Җәмигъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Мөхәммәтов “Татар халкында фикыхның ысулларын куллану үзенчәлекләре” дигән темага алып барды. Мөхлисә Бубый тормыш юлына багышланган бишенче чыгышны Рәсәй Ислам институты шәкерте Насыйбуллина Гөлфия Локман кызы ясады. “XIX һәм XX гасыр башында татар дин галимнәре хезмәтләрендә сөннәтнең әһәмияте һәм роле” дигән темага һәм Ризаэтдин Фәхретдингә багышланган соңгы ике докладны Мамадыш мәдрәсәсе мөгаллиме Раил Фәйзрахманов һәм Рәсәй Ислам институтын тәмалаган Фәхретдинова Сөмбелә Мансур кызы сөйләде. Әлеге конференциянең видео-язмасы белән YouTube та Яр Чаллы Җәмигъ мәчете каналында танышып була.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *