Ризаэтдин хәзрәтләре музеена сәяхәт

2017 нче елның 15нче мартында Чаллы шәһәренең Сидровка бистәсе “Ихлас” мәхәлләсе аксакаллары иртәнге сәг 8:00 дә Әлмәт районының Кичүчат авылында урнашкан Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтененң музеена юл тотты. Мәхәлләнең 14 аксакалы сәг 10:00 сукканда музейга барып җитте. Музей хезмәткәрләре кунакларны бик җылы каршы алды. Аксакаллар халкыбызның зур галиме Ризаэтдин хэзрәтнең тормыш юлы, иҗаты һәм кайбер шәхси әйберләре белән танышты. Музейда үткән вакыт сизелми узып китте. Юлга чыккан вакытта инде өйлә намазы җитәргә аз гына вакыт калган иде. Өйлә намазына аксакаллар Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге җәмигъ мәчетенә керде. Мәчеттә кунакларны инде көтәләр иде. Әлмәт районының имам-мөхтәсибе Фәхим хәзрәтнең ярдәмчесе һәм мәчетнең имамы Инсаф хэзрәт аксакалларны бик җылы каршы алды. Кунакларны мәчет һәм мәдрәсә нең эшчәнлеге белән таныштырды. Бина буеча зиярат кылдырды. Зияратның ахыры мәчетнең кафесында булып кунакларны тәмле ашлар, мул табыннар белән сыйлады. Хуҗаларга зур рәхмәтләр белдереп кунаклар юлга чыкты. Шәһәребезгә кайтканчы, аксакалларны тагын бер мәһабәт бина көтә иде. Ул Зәй шәһәренең Таҗеддин Ялчөгел исемендәге җәмигъ мәчете. Фәтих хәзрәт кунакларны бик җылы каршы алып, Зәй шәһәрендә төзелә торган яңа мәчет һәм мәдрәсә белән таныштырды. Аксакаллар сәг 16:00 да  Чаллы шәһәренә кайтып җитте.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *